Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казиледә Кече авыл бәйрәме гөрләп үтте

Күптән түгел Казиле авылында Кече авыл бәйрәме уздырылды. Бәйрәмне тантаналы рәвештә Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова һәм авылның старостасы Равил Гәрәев ачып җибәрделәр. Бәйрәм милли уеннар, бәйгеләр, бүләкләүләр, җыр-моң, биюләр белән үрелеп барды. Капчык киеп узышуда хатын-кызлар да, ир-атлар да катнашты. Капчык белән сугышу, милли көрәш, кашыкка йомырка салып...

Күптән түгел Казиле авылында Кече авыл бәйрәме уздырылды. Бәйрәмне тантаналы рәвештә Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова һәм авылның старостасы Равил Гәрәев ачып җибәрделәр. Бәйрәм милли уеннар, бәйгеләр, бүләкләүләр, җыр-моң, биюләр белән үрелеп барды. Капчык киеп узышуда хатын-кызлар да, ир-атлар да катнашты. Капчык белән сугышу, милли көрәш, кашыкка йомырка салып йөгерү - бу уеннар барысы да шаулап узды. Бәйрәмгә махсус чакырылган кадерле кунаклар - Татарстан Республикасының атказанган артисты Ринат Хәмәдиев һәм аның улы Илшат әлеге кичәнең бизәгенә әйләнделәр. Алар тамашачыларга үзләренең иң матур җырларын башкардылар. Авыл көне туганнарча җылы мохиттә, тыныч һәм ямьле үтте. Авыл көне биредә яшәүчеләрне дә, читтә тормыш алып баручыларны да бер җиргә җыйды. Авылдашлар, бәйрәмгә кайткан сыйныфташлар көне буе бер-берсе белән аралашты, дуслык-туганлык хисләрен яңартты, рәхәтләнеп ял итте, гомумән, күңел ачты. Казиле авылы кешеләре аларга шундый олы бүләк ясап, Кече авыл бәйрәме үткәргән өчен «Феникс» оешмасы директоры Азат Авзаловка, авыл старостасы Равил Гәрәевка һәм аның тормыш иптәше Әнисә ханымга олы рәхмәтләрен белдерделәр. Киләсе авыл бәйрәмнәрендә дә исәнлектә күрешергә язсын дигән теләктә калдылар казилелеләр. Нәрсә генә дисәң дә, бер күрешү - үзе бер гомер бит, дип язган редакциябез электрон почтасына Кнәз авыл җирлеге башлыгы урынбасары Людмила Сошанкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев