Казанда Россия Милли китапханәсе көннәре узды
«Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Россия Милли китапханәсе көннәре» проектының илдә тиңдәше юк. Шуңа да ул киң җәмәгатьчелекнең игътибарын китапханәләрнең мәгълүмати мөмкинлекләренә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
Әлеге чарада республиканың төрле почмагыннан килгән 39 районның китапханә вәкилләре катнашты. Тукай районыннан Калмаш авылы китапханәсе мөдире Гөлсимә Салихова һәм Иске Байлар авылы китапханәчесе Гөлсинә Хаҗиева барды.
Бәйрәмебезнең мөхтәрәм кунаклары булып, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм Мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова булдылар. Алар белдерүенчә, китапханә - мәгълүмат чыганагы гына түгел, ул - җәмгыятьнең цивилизация дәрәҗәсе катализаторы.
Проект кысаларында «Татарстан: тарих битләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды, электрон ресурсларын презентацияләү, китапларны һәм кулъязмаларны саклауга багышланган лекция, семинарлар үткәрелде. Шулай ук «Россия Милли китапханәсе ачылганга 200 ел» дип исемләнгән планшет-баннер ярдәмендә эшләнгән күргәзмә уздырылды. Моннан тыш ТР Милли китапханәсенә «Шура» журналының революциягә кадәр чыгарылган комплектларының цифрлаштырылган вариантын, шулай ук күргәзмәнең электрон нөсхәләрен тантаналы рәвештә тапшырдылар.
Безне электрон китапханә коллекциясе белән таныштырып уздылар. Әлеге җыентыклар арасында Көнбатыш Европа телендә язылган XVI-XVIII гасыр китаплары, Россиядә 1702-1917 елларда чыккан газеталар бар иде. Санкт-Петербург шәһәреннән килгән хезмәттәшләребез үсеп килүче буын белән эшләүнең яңа формалары белән уртаклаштылар. Ә бу - бик мөһим мәсьәлә. Чөнки китапханәгә мәгълүмат җыерга гына килмиләр, әлеге бина халык мирасын саклый һәм таныта. Безнең бурыч - яшь буынны китапханәдә сакланган материаллар ярдәмендә үстерү.
Аеруча Россия Милли китапханәсенең каталоглар бүлеге мөдире Елена Загорскаяның каталогизация мәсьәләсе буенча лекциясе профессиональ кызыксыну уятты. Безгә Россия Милли китапханәсенең электрон каталогыннан библиографик язмалар һәм документларын электрон китапханәдә эзләү мисаллары күрсәтелде. Гомумән, безнең күргәннәребез һәм ишеткәннәребез алга таба эшебездә ярдәм итәчәк, булышлык күрсәтәчәк, дип хәбәр итә Калмаш авылы китапханәсе мөдире Гөлсимә Салихова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев