Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казахстан татары Җәлил Ахунҗанов: “Бөтендөнья татар конгрессы корылтайлары милләт өчен гаять мөһим вакыйга алдыннан үткәрелә“

Бу көннәрдә Татар иленең генә түгел, Җир шарының төрле почмагында гомер итүче татар җәмәгатьчелеге 3-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә узучы Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае уңаеннан милли багланышлар, якын киләчәккә уй-ниятләр белән янып йөри. "Якты юл" газетасы шушы гаять мөһим вакыйга турында бәян итүен дәвам итә. Хәбәрчебез Корылтай делегатлары белән...

Бу көннәрдә Татар иленең генә түгел, Җир шарының төрле почмагында гомер итүче татар җәмәгатьчелеге 3-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә узучы Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае уңаеннан милли багланышлар, якын киләчәккә уй-ниятләр белән янып йөри. "Якты юл" газетасы шушы гаять мөһим вакыйга турында бәян итүен дәвам итә. Хәбәрчебез Корылтай делегатлары белән элемтәгә чыгып, аларның нинди хисләр кичерүен, нинди максатлар куеп мәркәзебезгә килүе хакында белеште. Бүген укучыларыбыз игътибарына Казахстан татары, Семей шәһәрендә яшәүче, "Банк ЦентрКредит" акционерлык җәмгыятенең Семей шәһәре филиалы директор урынбасары, "Иртеш моңнары" Халыкара татар мәдәнияте фестиваленең шәхси фонд җитәкчесе Җәлил Ахунҗанов фикерен тәкъдим итәбез:

- Конгресска икенче тапкыр баруым, үткән Корылтайда да булган идем. Ә башкаларында булмасам да, күзәтеп бардым, милләтемнең язмышы белән кызыксынып торам. Чөнки әттәм (әтием - Автордан) бик милли җанлы кеше, ул конгрессларда һәрдаим катнаша. Минем Казахстан җирлегендә үз милләтем белән горурлана алырлык чып-чын Татар булып үсүемдә, әлбәттә, гаиләм, әттәм, әннәм тәрбиясе зур булды. Өйдә татарчага өйрәттеләр, һәрвакыт татарча сөйләштек.

Ә балалар бакчасына киткәч, мәктәпкә укырга кергәч, рус теленә күчтем. Шулай берникадәр руслашып та киттем дияргә була. 1997 елда әттә Казаннан конгресстан күп төрле газета-журналлар алып кайтты. Аларны йотлыгып укыдым һәм белдем - татарча интернет-сайтлар, форумнар, чатлар бар икән. Шулар белән кызыксынып, аларга кереп киттем. "Юлдаш" дигән чатта татарча гына аралаша иделәр. Мин бер-ике сүз русча язсам, мине куа башлыйлар болар. "Татарча белмисең, син татар түгел", - диләр миңа. Шул сүзләр, дөресен генә әйткәндә, минем нык ачуымны китерде. Ничек инде мин татар булмыйм ди?! Бала яшеннән үк татар ансамбльләренә йөрдем. Әттә ансамбльләрен, аннары татар сәнгать мәктәбен дә, татар үзәген дә җитәкләгәч, без дә шушы милли дөньяның бер кисәкчеге булдык. Ә монда, интернеттагы чатта миңа: "Син татар түгел", - дип әйтәләр!

Хәзер хәтерләмим, алар белән бәхәскә кердеме, юкмы. Тик шушы хәлдән соң татар телен кайтардым үземә. Интернет дустым Римма Бикмөхәммәтова мине янәдән өйрәтте туган телемә. Шул "Син татар түгел" дигән кешеләр белән соңыннан дуслашып киттек.

Ә Конгресстан нәрсә көтәм дигәндә...

Бер күрешү - үзе бер гомер. Очрашу, аралашу, кем кайда һәм ничек яши... Әлбәттә, боларны интернеттан да белергә була. Тик күзгә-күз очрашып, бер-береңнең йөрәк ялкынын тою - алыштыргысыз. Һәр кеше үз фикерен әйтә. Мин Мәскәү белән Казан арасындагы Килешү турында нинди сөйләшүләр булыр дип көтәм. Шартнамә Татарстан өчен генә түгел, бөтен дөнья татарлары өчен дә бик мөһим документ. Менә сезнең белән аралашканда (газета хәбәрчесе белән - Автордан) шуны уйлап куйдым, Бөтендөнья татар конгрессы корылтайлары нәкъ менә иң кирәкле вакытта уздырыла. Халык санын алу булмасынмы, кайчан бер йодрык булып тупланырга тиешле татарларны төрле милләтләргә бүлергә тырыштылар. Һәм менә хәзер - Килешү турында Мәскәү дәшми. Конгресска бит бөтен дөньядан киләләр һәм Россия татарлары әйтә алмаганны чит илләрдә яшәгән татарлар иркен әйтә ала.

Төрле якка сибелгән татарларның мәркәзе булган Казан каласы минем үземнем шәхси тормышымда да зур роль уйнады. Хәләл җефетем Диләнур Казаннан. Без аның белән Бөтендөнья татар яшьләре форумында таныштык. КФУның татар филологиясе факультетын бетереп, хәзер аспирантурада укый. Фәнни дессертациясенең темасы - "Көнчыгыш Казахстан өлкәсе татарларының татар теле". Гаилә, бала мәшәкатьләреннән кала ул минем татар теле дәрәҗәсен камилләштерү белән дә шөгыльләнә. Балабыз Миндияр белән татарча гына сөйләшәбез. Яшь тә сигез айлык улыбыз әттәсе һәм бабасы белән милли эшлләрдә инде катнаша да башлады.

Җәлил әфәнде менә шушындый фикерләр әйтте. Әйтергә кирәк, хәләл җефете Диләнур ханым чып-чын филолог икән - ирен Җәлилне саф татарча аралашырга өйрәткән. Үз җирлегендә гомер итүче татарларда туган телеңә сусау ул кадәр булмый, Җәлил Габделхаковичтан исә татарлыгы белән горурлану бөркелеп тора. Корылтай узгач Җәлил әфәнденең фикерен сорашып, укучыларыбызга да ирештерербез дип ышандырабыз.

Рәсемдә: сулдан уңга - Габделхак Ахунҗанов (Җәлил әфәнденең әтисе, ул да Корылтай делегаты), Җәлил Ахунҗанов һәм Диләнур Ахунҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев