Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каз канаты каурый-каурый

Җиргә ак кар төшү белән авылларда каз өмәләре башлана. Шул ак кардай аклык, сафлык бөркелеп торган, буыннан-буынга сакланып килгән әлеге йоланы бәйрәм итеп үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде. Быелгы «Каз өмәсе» Таулы Дөреш авылында Кәримә әби Ярмөхәммәтованың өендә уздырылды.

Кәримә әбинең өй ишеген ачып керүгә үк өстәлдә чигүле япмалар өстендә утыручы самавыр, йөздереп пешерелгән тәбикмәк, коймак авыз суларын китереп, каршы алды. Сөйләшеп куйган вакытка Кәримә әбинең өенә авылның эшкә уңган, өлгер, җитез карчыклары, күршеләре - кыр казлары кебек тезелешеп өмәгә килә башладылар. Иңнәренә гармунын аскан Фәрит Әминовны да чамалап алдым.

Инде менә йорт кошларын суяр вакыт та җитте. Гадәттә, казларны беренче кар яугач суялар. Ә быел көннәр дә жылы булды, кар да яумады. Кар көтә-көтә тәмам гаҗиз булган халык казларын суя башлады. Шул арада берничә ханым белән сөйләшеп алдым.

- Өмәдән ничек читтә каласың? Сөенеп киләм. Кордашлар белән рәхәтләнеп гөрләшә-гөрләшә эшләү - үзе бәхет. Картайгач аралашу да кирәк, яшьтәшләр белән еш күрешеп булмый бит, - диде Кәримә әбинең өенә килгән Әлфия Баева.

- Элек тә каз өмәләренә бик яратып йөри идек. Бик күңелле вакытлар булган ул. Андый көннәрне каз мае белән майланган коймак, эш бетүгә каз итеннән пешерелгән бәлешнең тәмлелеген белсәгез иде сез... Әле шуларны искә төшерә-төшерә өмәгә киләм, - дип хатирәләр белән уртаклашты Элиза Хәкимуллина.

Тезелешеп утырган апаларның җырлый-җырлый каз йолкуына күз дә иярми. Әле каз йолкыйлар, әле пешекләп алып керәләр, әле эчен-башын тазарталар. Апалар үзләре сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел. Мәзәк сөйләргә дә бик оста үзләре. Кайберләре гармун тавышына түзә алмыйча, биеп тә җибәрәләр. Өлкән яшьтәге ханымнарның татар көйләренә матур җырлар да башкаруына ничек сокланмыйсың инде!

Каз йолкыган мәлдә өйнең хуҗабикәсе хисләренә бирелеп, үзенең тормыш юлын искә алып үтте: «Миңа бер яшь тулу белән, әткәйне сугышка алып киткәннәр. Шуннан кире әйләнеп кайтмады. Ата җылысына нык тилмереп үстем. Яшьтән үк фермада дуңгыз карадым, авыл хуҗалыгың бар эшенә дә җигелдем. 21 яшемдә бирегә килен булып төштем. Ярый әле тормыш иптәшем Азат, йөрәк җылысын бер дә җәлләмәде. 7 ай бергә яшәгәннән соң, иремне армия сафларына алып киттеләр. 3 ел буе сөйгән ярыма тугрылык саклап көттем. Ул арада фермада сыер саудым, әле басуга чөгендер эшләргә дә чыгардылар. Азат кайкач, матур гына яши башладык. Тик ана булу бәхетен генә татый алмадым шул. Яшь вакытта сизелми бит ул. Авыр күтәрелгәндер инде... 32 ел бер-беребезгә таяныч, терәк булып гомер кичергән Азатым вафат булды, - дип елап җибәрде Кәримә әби. - Шулай япа-ялгыз калдым. Ярый әле, сеңелләремнең балалары һәрдаим кайтып йөриләр. Бергә фермада эшләгән Сәлимә һәм Гүзәлия һәрвакыт ярдәмгә ашкынып торалар. Казлар йолкышырга булышырга да Гүзәлия Талипова, Сәлимә Салихова, Саимә Сәүбәнова бик теләп ризалаштылар. Шулай ук, Иске Дөреш авылының мәдәният йорты директоры Янирә Әминовага да рәхмәтемне әйтәсем килә. Ялгыз карчыкны онытмаган өчен Ходай олыласын үзләрен», - дип күз яшләрен сөртте Кәримә әби.

Инде казлар йолкынды, мамыклар капчыкларга тутырылды, эч-башлары тазартылды. Елгага юарга төшәсе генә калды. Моның өчен бизәкле көянтәләр дә әзерләнеп куелган. Апалар янә җыр сузып елга буена төшеп киттеләр.

Әнә, апалар кайтып килә түгелме соң? Тирә-юньгә хуш ис таратып, Кәримә әбинең аш-бәлеше табын түренә дә менеп утырды. Мул табын артында гөрләшеп утырулар әле озак дәвам итте. Авыл, дөнья хәлләрен сөйләштеләр, рәхәтләнеп сыйландылар. Аннан соң киләсе елга да казларның күп һәм симез булуларын теләп, өйләренә таралыштылар.

«Каз өмәсе»нә бик күп мәгънә салынган: авыл халкының бердәмлеген дә, рухи байлыгын да чагылдыра ул. Урамда каурый-каурый яуган карлар безгә һәрвакыт Кәримә әбинең өендә гөрләп үткән каз өмәсен искә төшереп торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев