Картлыкны шатлык итик
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы кешеләрне түбәндәге яшь төркемнәренә бүлгән: яшь вакыт - 45кә кадәр; өлгергән чак - 45тән 59 яшькә; олыгайган, олыгая төшкән чак - 60тан 74кә кадәр; картлык - 75 тән 89га кадәр, озын гомерле - 90 яшьтән узган.
Безнең илдә, бөтен дөньядагы кебек үк, халыкның картаюы күзәтелә. Яшь барган саен, кешеләрнең сәламәтлекләрендә дә үзенчәлекле үзгәрешләр хасил була. Күп очракта аның алшарты - климакс. Шул уңайдан органнарда, организм системаларында функциональ мөмкинлекләр кими. Барыннан да элек, йөрәк-кан тамырлары зарарлана һәм бу авырулар, 60тан узгач, үлүнең төп сәбәбе булып тора. Йөрәк-кан тамырлары авырулары арасында гипертония аерым урын алып тора. Ул еш кына инфаркт һәм инсульт авыруларын китереп чыгара.
Гипертонияне ничек билгеләргә? Кешенең кан басымы берничә тапкыр 140ка 90нан артып китсә, бу инде гипертония дигән сүз. Андый авыруларга табиблар кан басымын тиешле нормада тота торган дарулар билгелиләр. Аларны авыру көн саен һәм гомере буе эчәргә тиеш. Хәтта кан басымы тиешле хәлгә килгәч тә туктатырга ярамый. Кызганычка каршы, кайберәүләр кан басымы әйбәтләнгәч, дару кабул итүне туктаталар, ә бу гафу итмәслек хата. Хикмәт шунда: бу хроник авыру, кан басымын нормаль хәлдә тотканда гына, инфаркт, инсульт кебек авырулар килеп чыгу куркынычы кими.
Өлкән һәм карт кешеләрдә була торган тагын бер чир - кан тамырлары атеросклерозы. Бу авыру вакытында кан тамырларында холестерин төерләре барлыкка килә һәм ул кан йөрешен тоткарлый. Моның инфаркт, инсульт яки гангренага китерүе ихтимал. Холестерин 5,2 млм/л дан да артмаска тиеш. 80 процент холестерин бавырда синтезлана, калган 20 процент ризык белән керә. Холестерин терлекчелек продуктларында була, үсемлекләрдә ул бөтенләй юк. Холестерины югары булган кешеләргә терлек майларын, шул исәптән симез ит, куелыгы 2,5 проценттан артык булган сөт ризыклары куллануны киметергә, балык, үсемлек ризыкларын күбрәк кулланырга кирәк. Икенчедән, аларга организмда холестерин хасил булуны киметә торган дарулар: аторвостин, силвостин, розовстинаи һ.б препаратлар кулланырга кирәк. Шуны истә тотыгыз: бу даруларны көн саен һәм гомер буе куллану зарур.
Симерү, артык авырлык - картлыкның явыз дошманнары. Алар һәрдаим артык күп ашау, камыр ашамлыклары һәм майлы ризыклар ашау, шулай ук аз хәрәкәтләнүдән килә. Симерүдән интегүчеләр ешрак инфаркт, инсульт, рактан үлә һәм алар нормаль үлчәмдәге кешеләрдән уртача 10-15 елга кимрәк яшиләр. Димәк, ашауны киметергә, күбрәк хәрәкәтләнергә, көн саен 5-10 чакрым җәяү йөрергә кирәк. Картлар буыннар, умыртка баганасы, сөякләр сызлаудан интегә. Менә боларны булдырмас өчен, көн саен иртән гимнастика ясарга, гәүдә авырлыгын тикшереп торырга кирәк.
Гомер көзебез нинди булыр? Күп нәрсә үзебездән тора. Шуңа күрә үзегезгә мавыктыргыч шөгыль табыгыз, күбрәк хәрәкәтләнегез, саф һавада ешрак булырга тырышыгыз, юкка-барга борчылмагыз. Шул чагында картлык та кызыклы, бәхетле булыр.
Наил Мансуров,
район үзәк больницасы табибы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев