Картлар йортына Иске Абдул ветераннары килде
Теләнче Тамак авылындагы картлар һәм инвалидлар интернат- йортында күптән түгел Иске Абдулның "Шатлык" ветераннар клубына йөрүчеләр булып китте.
Мирзаһит Шәрипов баянда уйнаган көйгә Клара Хөсәенова, Кафия Курочкина, Халисә Гарипова җыр башкардылар, ә интернатта яшәүчеләр аларга кушылдылар. Асия Хәмәтова, Рәйхана Галиева үзләре язган шигырьләрне укыдылар. Кунаклар интернат-йортта яшәүчеләргә искеабдуллылар җибәргән күчтәнәчләр дә тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев