Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Картая мени соң йөрәк

Районның ветераннар һәм пенсионерлар советы, күптәнге традиция буенча, районның иң өлкән яшьтәге әби-бабайларын юбилейлары белән котлый. Безнең ветераннар тылда эшләп җиңү яуларга ярдәм иттеләр, Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң җимерелгән хуҗалыкларны күтәрделәр, туган як кырларында һәм фермаларында эшләделәр.

Хәзер алар туганнары һәм якыннары белән яшиләр, районда һәм авылларда булган уңай үзгәрешләргә шатланалар.

Бу ай юбилейларга бай. Өченче февральдә Кече Шилнәдә яшәүче Шәрипова Фәүзия Тимерхановна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Фәүзия апа озак вакыт җирле хуҗалыкта эшли, соңгы елларда мәктәптә техник булып эшли. Ире яшьли яман шештән үлә, сигез баласын ялгызы күтәрә, аларга лаеклы тәрбия һәм белем бирә. Бүген ул 15 онык һәм 17 оныкчыкның яраткан әбисе. Аны юбилее белән авылның ветераннар оешмасы рәисе Тәнвирә Герасимова һәм китапханәче Илсөяр Крапивина котладылар. Ветеранга район җитәкчелегеннән бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Шушы көннәрдә Олы Шилнә авылыннан Анна Ивановна Крапивина һәм Анастасия Иосифовна Чупрова юбилейларын билгеләп үттеләр. Анна Ивановнага 90 яшь тулды, аны туган көне белән авыл җирлеге башлыгы Адель Даутов һәм район ветераннар һәм пенсионерлар Советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева котлады.

Тыл хезмәтчәннәре Анастасия Иосифовнага бүләк белән бергә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырдылар. Юбиляр әбиләрнең барысы да шат күңеллеләр, кызыкчынучаннар- илдә һәм республикадагы яңалыкларны күзәтәләр, сәламәтлекләренә зарланмыйлар.

Фәйруза Вәҗиева: быел районыбызда 55 кеше 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Гыйнварда Новотроицкое авылыннан Йосыпова Сылу Ибраһимовна йөз яшьен билгеләп үтте. Февраль аенда тагын ике кеше гасырлар чиген узачак. Әби-бабаларыбыз озак һәм бәхетле яшәсеннәр, рухлары белән яшь булсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев