Камил Нәҗмиев төзелеш объектларын карап чыкты
Тукай районының берничә мәктәбендә капиталь ремонт эшләре алып барыла.
Бу елны исә Яңа поселогында, Новотроицкое, Теләнче-Тамак һәм Калмаш авылларындагы мәктәпләр яңартылачак.
Бүген, 20 мартта, район башлыгы Камил Нәҗмиев район территориясенең берничә объектында булды һәм ремонт эшләренең барышы белән танышты.

Төзелеш эшләре башланды. Әмма алар укыту процессына берничек тә комачау итмәячәк, дип белдерә Камил Нәҗмиев. Барлык объектларда модернизацияләү планлаштырылган.

«Бүгенге көндә федераль һәм республика программалары буенча капиталь ремонт эшләре бара. Бөтен 4 мәктәптә дә эшләр башланды. Бүген без Яңа поселогында. Безнең бу мәктәптә 3000 квадрат метрга якын мәйданны биләп торган территориядә эшләр башкарылачак.

Ремонт эшләрен карадык, график буенча бара. Төп эшебез: яңа уку елында балаларга уңайлы заманча җиһазлы мәктәп тапшыру», – ди район башлыгы.

«770 квадрат метр мәйданда эшләрне башладык инде. Кайбер төрләре билгеләнгән: инженер коммуникацияләре үткәрәсе, тәрәзәләр куясы, янгын куркынычсызлыгы систамасын урнаштырасы бар», – ди «БСО» төзелеш компаниясе директоры Владислав Баширов.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев