Камил Нәҗмиев сугыш ветераны белән күреште
Район башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүтҗан Сабировны өлкәннәр декадысы белән котлады.
Яңа Байлар авылында гомер итүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүтҗан Сабиров та районыбызның олы ихтирамга лаеклы ил батырының берсе. Камил Нәҗмиев ветеранны бөйрәм белән котлады.
Яңа Байлар авылыннан Мәхмүтҗан Сабировка сынаулар бик күп туры килә. Әтиләрен урман кискәндә агач басып үтерә. Әниләренә терәк булып ике канаты – ике улы кала. Мәхмүтҗанның абыйсы Имаметдинне беренче көннәрдән үк фронтка алалар. Фронттан авылга бер-бер артлы кара мөһерле хатлар килә башлый. Сабировлар капкасын да кага ул – газиз абыйсы Имаметдин батырларча һәлак була.
Сугыш тәмамланырга бер ел кала егетне хәрби хезмәткә чакыралар. Кара диңгез флотына – Феодосия шәһәренә эләгә. Аннары аларны Украинага күчерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев