Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмия җыены: башкарылган эшләр дә күп, хәл итәселәре дә бихисап

Калмия авыл җирлегенең үзенчәлеге - шәһәрдән шактый читтә урнашкан булуына карамастан, бу җирлеккә кергән авылларда, аеруча Кырнышта бүген шәхси төзелеш нык актив бара. Авыл җирлеге башлыгы Нияз Гыйльфановның җыенда хәбәр итүенчә, узган ел тапшырылган торакның гомуми мәйданы 2077 квадрат метрны тәшкил иткән. Бу 19 яңа йорт дигән сүз. Артык зур...

Өч авылда да балаларга уен мәйданчыклары куелган, Калмиядә спорт мәйданчыгы өчен территория тигезләнгән, Кырнышта футбол уйнау урынын эшли башлаганнар, юллар ремонтланган, өч авылның да су башнялары, скважиналар һәм суүткәргеч системалары кадастр исәбенә куелган. Бу эшләрне гамәлгә ашыруда бюджет, үзара салым акчасы, иганәчеләр ярдәме файдаланылган. Калмия, Малтабар авылларының су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләү өчен проект эшләнгән. Инде программага кереп, эшне башлыйсы гына калган. Кырнышта 13 йортка газ кертелгән. Шулай ук инвесторлар ярдәме белән яңа юллар салынган.

Үзара салым акчасының авылларны төзекләндерүдә файдасы бик зур, ләкин бу җирлектә теркәлмичә яшәүчеләр күп. Җирлек башлыгы китергән саннарга күз салсак, бүген биредә 729 хуҗалык бар, аларда нибары 671 кеше пропискада. Үзара салым бары тик әнә шул пропискадагы халыктан гына җыела. Җыен вакытында да бу проблеманы күтәрделәр. Алар елның өч-дүрт аен гына шәһәрдә яши, калган вакытта җирлектәге барлык уңайлыклардан файдалана, алардан да салым җыюны кертеп булмыймыни соң ул, дип сорадылар. Әлбәттә, яхшы булыр иде, ләкин бу районда гына хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Әлеге сорау республиканың күп авылларында күтәрелә.

Нияз Гыйльфанов үз чыгышында авыл хуҗалыгы тармагына да тукталды. Биредә бу эшчәнлекне «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы алып бара. Иң мөһиме - ул бүген халыкның пай җирләрен тик яткырмый, ашлык беләнме, башкачамы, аренда өчен дә түли, халыкны эш белән дә тәэмин итә. Район башлыгы Васил Хаҗиев та моны авыл өчен бик уңай күренеш дип атады.

Мәктәп, балалар бакчаларына килгәндә, кызганычка, аларда бүген балалар саны аз. Мәктәптә 36 укучы белем ала, бакчада 17 сабый тәрбияләнә. Шулай да бу учреждениеләрдә тормыш актив дәвам итә, мәктәптән тыш чаралар һәрдаим үткәрелә.

Мәдәният йортында чаралар шулай ук тукталып тормый. Ләкин бина искереп бара, ремонт таләп итә, дип билгеләп үтте Нияз Рәшит улы. Эшкә тотыну миллионнар сорый, шуңа күрә дә әлегә бу мәсьәләдә өметле фараз юк. Җыенда шулай ук Малтабарда да клуб булсын иде, дигән фикер дә яңгырады.

Хәл итәсе эшләрдән урамнарга юл билгеләре кую мәсьәләсе күтәрелде. Чөнки тизлек арттыручылар бихисап, бәхетсезлек килеп чыгасын көт тә тор, диелде. Инде бер терлек бәрдерү очрагы теркәлгән дә. Урам утлары буенча да проблемалар бар, чүп контейнерлары искергән, ни өчен Саклык Банкы бүлеге айга бер генә көн ачыла һ. б. шундый сораулар әйтелде җыенда.

Һәр җирлектәге кебек, биредә дә күп эшләр башкарылган, хәл итәселәре дә бихисап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев