Калмашта җыен : халык селекция-генетика үзәге төзеләме-юкмы икәнен төгәл белергә тели
Халык җыеннарының чираттагысы бүген Калмаш авылында үтте. Бу җирлектә яшәүчеләрне бүген иң нык борчыган мәсьәләләрнең берсе - авылдан ерак булмаган территориядә дуңгызчылык буенча селекция-генетика үзәге төзелү. Төзелеш өчен җирне арендага бирү турындагы хәбәр таралгач та, узган елның ноябрь аенда, калмашлылар протест җыены үткәргәннәр иде инде. "Без бүгенгә кадәр әлеге үзәкнең...
Халык җыеннарының чираттагысы бүген Калмаш авылында үтте. Бу җирлектә яшәүчеләрне бүген иң нык борчыган мәсьәләләрнең берсе - авылдан ерак булмаган территориядә дуңгызчылык буенча селекция-генетика үзәге төзелү. Төзелеш өчен җирне арендага бирү турындагы хәбәр таралгач та, узган елның ноябрь аенда, калмашлылар протест җыены үткәргәннәр иде инде. "Без бүгенгә кадәр әлеге үзәкнең төзеләчәкме-юкмы икәнлеген белмибез - төгәл җавап бирегез безгә!" - дип сорауны кабыргасы белән куйдылар алар. Район башлыгы Васил Хаҗиев "Бу мәсьәлә буенча оешкан инициатив төркемнең мөрәҗәгатен ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгына да, Дәүләт Советына да, Президент аппаратына да җиткердем. Әлегә төзелеш буенча төгәл генә берни дә әйтә алмыйм. Бу район түгел, республика дәрәҗәсендә хәл ителә. Әле инвесторларның төзелеш башлау турында безгә мөрәҗәгать иткәннәре юк", - дип аңлатма бирде.
Халык шулай ук көтүлек җирләрнең булмавын, су бәясенең бик кыйммәт булуын, һәм аннан риза түгеллекләрен белдерде һәм җирлекнең яшәешенә кагылышлы башка мәсьәләләрне күтәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев