Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмаш авылында һәм Яңа поселогында «Казан өчен тавыш бир!» флэш-мобы уздырылды

200 һәм 2000 сумлык акчалар тышлыгында нәрсә сурәтләнер? Бу сорауга җавап табарга теләгән Россия халкының һәрберсе тышлыкта үз төбәгенең сурәте булуын тели. Әлбәттә, бу бәйгедә катнашуда татарстанлылар да читтә калмады. Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Казан (Идел буе) федераль университеты яңа акчалар тышлыгында сурәтләнергә дәгъва кыла. Бәйгедә катнашу өчен авыл...

200 һәм 2000 сумлык акчалар тышлыгында нәрсә сурәтләнер? Бу сорауга җавап табарга теләгән Россия халкының һәрберсе тышлыкта үз төбәгенең сурәте булуын тели. Әлбәттә, бу бәйгедә катнашуда татарстанлылар да читтә калмады. Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Казан (Идел буе) федераль университеты яңа акчалар тышлыгында сурәтләнергә дәгъва кыла.

Бәйгедә катнашу өчен авыл халкын җәлеп итү максатыннан, Калмаш авылында һәм Яңа поселогында «Казан өчен тавыш бир!» флэш-мобы уздырылды. Флэш-мобта бар авыл халкы да катнашты, - дип хәбәр итәләр Калмаш авылыннан һәм Яңа поселогыннан.

Исегезгә төшерәбез: яңа акчалар тышлыгы рәсеме өчен тавыш бирүнең икенче этабы 1-30 август көннәрендә узачак. Бу вакытта бөтен ил буенча оештырылачак сораштыруда 10 иң популяр вариант билгеле булырга тиеш. 3 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк конкурсның өченче этабында твоя-россия.рф сайтында тавыш бирү барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев