Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Калининода Чыршы бәйрәме

Үткән якшәмбедә Калинино авылында чыршы ачу бәйрәме үтте. Аны авылның тиктормас, актив кешеләре Зинаида Терновская, Александр Игнатьев, Любовь Ратникова һәм Василий Корнилов оештырдылар. 

– Кечкенә авылларда яшәүче халык еш кына район чыршыларына, зуррак авылларда уздырылучы чыршы бәйрәмнәренә бара алмый. Шуңа күрә без мондый чараны үзебезнең авылда оештырырга булдык, – ди Василий Корнилов. – Әллә кая барып йөрисе юк, аннары, бер-берсен яхшы белгән авыл халкы белән күңел ачу да үзе бер рәхәт. 
Чыннан да, бу көнне чыршы ачу бәйрәменә кеше шактый килгән иде. Олысы-кечесе җырлар җырлап, биеп, шигырь сөйләп күңел ачтылар, бәйрәмне оештыручылардан тәм-томнан торган бүләкләр дә алдылар. Аннары, салкын көнне җылыныр өчен ачык һавада чәй өстәле әзерләнгән иде. Туңган халык кайнар коймак, тәм-томнар белән шифалы үләннәр салынган чәй эчте, төрле кабымлыклардан авыз итә алды. Бу көнне авыл кешеләре рәхәтләнеп ял иттеләр. 
/ Фото Василий Корниловтан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев