Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каеннары да сагына аны

Иске Теләнче авылында туып-үскән, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Теләнче Тамак, Сарман, Бөгелмә «Сельхозтехника» берләшмәләре идарәчесе булып эшләгән Хәйдәр Сафа улы Сафинның арабыздан китүенә быел җәен 25 ел тулды. Чираттагы ялы вакытында «Ижминводы» санаториенда дәваланганда, кинәт йөрәк өянәге белән бакыйлыкка күчте. Бу чакта аңа 58 яшь тә тулмаган иде. Туган...

Һәр төрле яңалыкны үзләштергән, авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү эшен яңа нигезгә корган һәм зур уңышларга ирешкән өчен, Хәйдәр Сафа улы Сафинга 1983 елда ук «РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», 1991 елны «СССРның авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелә. Соңгысына республика күләмендә ия булучылар бармак белән генә санарлыктыр әле.

Мөхтәрәм якташыбызның истәлеген барлау нияте белән, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов белән Хәйдәр Сафинның туган авылында булдык. Көн томанлы. Яңгырлы кар ява. Авыл урамнарын көрт баскан. Мәчет янында берничә җиңел машина. Машина ияләреннән кызыксынып, алар 35-40 яшьләр тирәсендәге ир-атлар, Хәйдәр Сафинның кем икәнлеге, туган нигезе турында сораштырабыз. Алар, сәерсенеп, бер-берсенә карашып, ни дип җавап бирергә читенсенеп торалар.

Алдан авыл җирлегендә сөйләшкәнчә, Хәйдәр Сафа улы Сафинның тормыш һәм хезмәт юлын замандашы, авылның имам-хатыйбы Назыйм хәзрәт Садыйковтан башка яхшы белүче юктыр, диюләре рас килде. Безнең кызыксындырган шәхесебез Назыймның туганы да булып чыкты. Әнисенең бертуган апасының улы икән. Сафа ага гаиләсендә 7 бала үсә. Араларында Хәйдәр бердәнбер ир бала. Үскәндә укуга бик хирыс, техниканы ярата, җәйге каникул вакытларында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Теләнче Тамак урта мәктәбен тәмамлап, Казан авыл хуҗалыгы институтына керә, инженер-техник белгечлеге алып, туган ягына кайта. Бу чорда МТСларны тараталар, техниканы колхоз-совхозларга бирәләр. МТСлар урынына ремонт-техника станцияләре барлыкка килә. Яшь инженер 1955 елның ноябреннән Теләнче Тамак РТСында участок механигы, база мөдире, баш инженеры, 1964-1973 елларда Теләнче Тамак «Сельхозтехника» берләшмәсе идарәчесе иде. Яшь җитәкче, җиң сызганып, техниканы ремонтлауда яңа технологияләр кертүгә тотына. Аның дәверендә комбайннарны һәм көпчәкле тракторларны, аларның деталь-узелларын сүтеп-җыю линияләре төзелә, бик яхшы һөнәр ияләре үсеп чыга. «Сельхозтехника» берләшмәсе ишек алды зур заводны хәтерләтә. Тигез сафларда комбайннар ремонтка керә һәм өр-яңа төскә әйләнеп, төзекләнеп чыга. Эшчеләрнең торак шартлары яхшыра. Күп фатирлар төзелә, аларда бөтен уңайлыклар тудырыла. Яшь гаиләләргә торак йортлар салуда акчалата һәм техника белән ярдәм ителә.

Назыйм хәзрәт беренче хезмәт чыныгуын, армия хезмәтеннән комсомол юлламасы белән кайтып, Теләнче Тамак «Сельхозтехника» оешмасында, Хәйдәр Сафин кул астында алуына шатлана. «Кешеләр белән эшләү үрнәген аннан өйрәндем. Иске Теләнче авылында 20 елдан артык бригадир булып эшләвем, авылдашларымны эш белән тәэмин итеп, мул уңышка ирешүебезнең төп сәбәбе - Хәйдәр абый Сафинның хезмәт мәктәбен узуым, аннан тормыш сабакларын алуым булгандыр дип саныйм», - ди Назыйм Садыйков.

Хәйдәр Сафа улы балаларны ярата иде. Хатыны Әнисә белән өч кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Гөлнара, Гөлназ, Алсу, әтиләре теләге белән табиблык һөнәрен сайлап, Казан медицина университетын тәмамладылар, озак еллар Сарманда, Бөгелмәдә, Казанда халык сәламәтлеген кайгыртып яшиләр.

... Теләнче Тамакта элеккеге «Сельхозтехника» берләшмәсе янәшәсеннән үткәндә, Хәйдәр Сафин заманында ишек алдында утыртылган ак каеннар соңгы яфракларын җилгә очыралар. Алар да, хуҗаларын сагынгандай, бик сагышлы тоелалар. Күп нәрсә үзгәргән шул. Элеккеге җанлылык юк. Кешеләр дә берән-сәрән генә. Әмма яхшылык онытылмый. Хәйдәр Сафа улы Сафинның игелекле гамәлләре, авыр елларда кешеләргә ярдәмчеллеге, кече күңелле булуы буыннан буынга сакланып, күңелләрне җылытып тора.

Хәмит Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев