Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Кадерле райондашлар, Корбан бәйрәме белән!

Хөрмәтле мөэмин-мөселманнар! Сезне изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм. Корбан бәйрәме - ислам дөньясында иң изге бәйрәмнәрнең берсе. Күп гасырлар дәвамында бу көнне мәчетләрдә, гает намазына чакырып, азан тавышлары яңгырый. Корбан гаете барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта, аларның күңелләре сөю-хөрмәт, бер-беренә шәфкать хисләре белән тула. Районыбызда төрле милләт кешеләренең үзара тату,...

Хөрмәтле мөэмин-мөселманнар! Сезне изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм.

Корбан бәйрәме - ислам дөньясында иң изге бәйрәмнәрнең берсе. Күп гасырлар дәвамында бу көнне мәчетләрдә, гает намазына чакырып, азан тавышлары яңгырый. Корбан гаете барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта, аларның күңелләре сөю-хөрмәт, бер-беренә шәфкать хисләре белән тула. Районыбызда төрле милләт кешеләренең үзара тату, бердәм яшәүләре - үзе бер горурлык. Районыбыз мөселманнары, башка дин вәкилләре белән бергәләп, рухи-әхлакый мирасыбызны баетуда, социаль әһәмияткә ия программаларны гамәлгә ашыруда, яшь буынны тәрбияләүдә дә актив катнашалар. Мондый нәтиҗәле эшчәнлек җәмгыятебезнең әхлакый яңарышына ярдәм итәр, дип ышанам. Изге Корбан бәйрәме һәрберебез күңеленә иман нуры өстәсен, һәр гаиләгә иминлек китерсен. Барыбызга да сәламәтлек, бәхет һәм муллык телим.

Муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев