«iВолга» халыкара форумда райондашыбыз да катнашты
Күптән түгел Самара өлкәсенең Мастрюково елгасы буенда Идел буе федераль округының «iВолга-2016» халыкара яшьләр форумы булып узды. Форумда Россиянең 26 төбәгеннән 2000 кеше катнашты. Шулай ук Кытай һәм Франция делегацияләре вәкилләре дә булды. Республикабыздан 93 яшь кеше бу чарада катнашу бәхетенә иреште. Ә алар тәкъдим иткән 25 проект федераль дәрәҗәгә...
«iВолга-2016» яшьләр форумында 9 смена, шул исәптән «Инновацияләр һәм техник иҗат», «Мәдәни бум», «Кече Ватан - олы мөмкинлекләр», «Медиакыр», «Патриот», «Яхшылыклар буыны», «Сәясәт», «Спорт белән шөгыльләнүче яшьләр - сәламәт буын», «Син - эшмәкәр» кебек сменалар эшләгән.
Форумга сайлап алу вакытында катнашучының үз проекты булуы мөһим шарт итеп куелган. Райондашыбыз «Татарстан» совхозы поселогы кызы Алия Вәлиева форумда үзенең «Минем сайлау - минем тормыш» дип исемләнгән проектын тәкъдим иткән. Алия бүгенге көндә Казан инновацион университететының Яр Чаллы шәһәре филиалының психология бүлеге студенты.
- Минем проектның максаты - балигъ булмаган балаларга психологик, реабилитацион ярдәм күрсәтү, аларның психик һәм физик сәламәтлеген саклап калу, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу, - дип сөйләп китте әңгәмәдәшем. - Проектны тормышка ашыру буенча күп кенә тәкъдимнәр кабул иттем. «iВолга-2016» форумы - яшь идеяләр өчен менә дигән башлангыч. Әйтергә кирәк, форум кысаларында интенсив белем бирү программалары да эшләде. Ул тематик лекцияләр, остаз дәресләре һәм дискуссия мәйданчыкларын үз эченә алды. Алар үз белемеңне күтәрергә, яңа юнәлешләрдә фәнни тикшеренүләр алып барырга ярдәм итә. Яшьләрнең һөнәри үсешенә кагылышлы мәсьәләләрне күз уңында тотып, талантлы яшьләрне барлап, безгә белемнәрне гамәлдә сынарга, проектларны тормышка ашырырга мөмкинлекләр биргән өчен, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Әлеге форумда Кытай делегациясе вәкилләре белән якыннан аралаштык. Форум тәмамланганнан соң да элемтәләр өзелми. Шулай ук форумда катнашучылар өчен төрле чаралар, атаклы кешеләр белән очрашулар үткәрелде. Әйтик, «Брест ныгытмасы», «Герой-шәһәрләр» дип исемләнгән тарихи квестлар, «iВолга» геройлары» спорт ярышы, Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар, Светлана Хоркина кебек дөнья чемпионнары белән очрашу-әңгәмәләр оештырылды. Барысы да бик мавыктыргыч булды. Мин яңа танышлар таптым, үзем өчен бик күп файдалы мәгълүмат туплап кайттым, - дип сөйләде Алия Вәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев