Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Юл йөрү кагыйдәләре – балачактан!

Новотроицкое мәктәбенең яшь юл йөрү хәрәкәте инспекторлары ДОСААФ автомәктәбендә булып кайттылар.

Анда балалар Тукай районының яңа Дәүләт автоинспекцясе башлыгы Илнар Каюмов белән таныштылар. Очрашу барышында алар үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм фйдалы тәкъдимнәр алдылар. Илнар Каюмов соңгы юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырды һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлегенә һәм юлтранспорт һәлакәтләре килеп чыгу сәбәпләренә басым ясап, яшьтәшләренә җиткерергә кирәк булган проблемалар турында әйтте.

Яшь инспекторлар, чын курсантлар кебек, компьютерда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшырдылар, ә аннары тәҗрибәле инструкторлар үткәргән фигуралы машина йөртү нечкәлекләрен күзәттеләр. ДОСААФ музеенда булу чын ачыш булды: балалар автомобильләрнең тарихын кызыксынып өйрәнделәр, беренче автомобильләр һәм детальләрнең исемнәре турындагы сорауларга җавап бирделәр. «Руль элек ничек аталган?», «Элек машина йөртүчене кем дип атаганнар?», «Беренче авто модельләре» кебек сораулар балаларны битараф калдырмады – җаваплар дөрес һәм тиз яңгырады. Экскурсия балаларда да, атааналарда да якты тәэсирләр калдырды, соңгысы бигрәк тә күңелле: алар үз балалары белән бер дулкында, балаларга юлларда үзләрен куркынычсыз тотуда ярдәм итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев