Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Истәлеге булып калды мәчете

Сәет авылында аны һәрвакыт сагынып, хөрмәтләп искә алалар.

Шулай булмый мөмкин түгел, Минехарис Риза улы Ризатдинов үзеннән соң күркәм ядкарь калдырды, авыл башындагы Аллаһ йорты ул салдырган изге бина. Аның кешелеклеге, ярдәмчел булуы хакында да Сәет халкы яратып сөйли.


Минехарис Ризатдинов 1934 елда Сәет авылында бишенче бала булып дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннан Сәмәкәй авылы мәктәбенә йөреп укый. Үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килсә дә җиде сыйныфны уңышлы тәмамлый. Мәктәптән соң бер дуслары белән Пермь якларына китеп эшкә керәләр, урман кисәләр, агачларны әзерләп  тимер юл белән эшелон-эшелон итеп еракларга озаталар. Бу авыр хезмәттә татар егетләре тырыш хезмәт куялар, бирешмиләр, алар һәрвакыт мактауга лаек булалар. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе -акчасы да шактый була.
Шулай эшләп-яшәп ятканда Минехариска туган авылыннан хәбәр килеп төшә. Бертуган абыйсы Әхмәткарам вафат булган. Алтмышынчы еллар урталары була бу. Минехарис ике дә уйламый Сәеткә кайтып китә. Абыйсының биш баласы ятим калганын аңлый ул, аларга ярдәм кирәк. Җиңгәсе Гөлсинәгә кыен буласын белә. Минехарис күп уйлана, борчыла, шулай да җаен таба бу балаларны аякка бастырырга кирәк, ятим булмасыннар, дип җиңгәсенә өйләнергә, дип сүз ката. Алар никах укыталар, матур гына яшәп китәләр. Биш баланы да үзенеке кебек якын күрә ул. Тора бара үзенең дә балалары туа, ике балалары була.
Минехарис колхозда сыерларны ясалма орлыкландыручы булып эшли. Аның тырыш хезмәте турында район газетасы да язып чыга. Үзе дә бик кешелекле, ярдәмчел булуы белән авылдашларының ихтирамын яулап яла. Һәркеше белән итагатьле сөйләшә, кирәк икән киңәшен бирә. Аны хәтта район җитәкчеләре дә хөрмәт итә, колхозга килгәч очрашып сөйләшми калмыйлар. Авылда район җитәкчелегеннән берәр ярдәм кирәк булса Минехарис аша сораттыралар.
Минехарис табигатьне, урман-кырларны ярата, кеченәдән салынган мәхәббәт аны үзенә тарта. 1975 елда аны Белоус урман хуҗалыгына урманчы итеп чакыралар. Перемь урманнарын күргән ир-егеткә бу хезмәт бик якын, ул көннәр буе агачлар яныннан кайтып керми, аны броконерьлардан саклый. Ул урманда хезмәт итәргә үз бригадасын булдыра, анда иң ышанычлы, тырыш кешеләрне генә җыя. Минехарис Ризатдиновка ярдәм сорап еш киләләр. Кемдер өй сала башлаган агач җитми ямсә мичкә ягарга утын кирәк, дип авылдашлары килә. Ул җаен табып барысына да ярдәм итәргә тырыша. Ул эшләгән чорда урманнар чиста була, яңа биләмәләргә яшь үсентеләр утыртыла. Урманны корыган агачлардан чистарту бер яктан табигать өчен файдалы булса, икенче яктан халык утынлы була. 
Урманчыга колхозларда мал тораклары, корылмалар, ындыр табакларында амбарлар төзү өчен агач материаллар сорап киләләр.  Закон нигезендә рәсмиләштерелеп киселгән агачларны бөтен Чулман аръягы колхоз-совхозлары трактор белән тарттырып ташыйлар. Белоус урманчылыгындагы тырыш хезмәте өчен Минехарис хөкүмәтебезнең күп бүләкләренә лаек була. Аны “Урман мастеры”, дип атап йөртәләр. Соңрак “Татарстан Республикасының  атказанган урманчысы” дигән мактаулы исем дә бирәләр.
Минехарисның даны Мәскәүгә кадәр барып җитә. Аны Үзәк телевидениегә  “Сделай шаг” дигән тапшыруга чакыралар, аның тхезмәттәге уңышлары турында сөйлиләр, бүләк тә бирәләр. Аннан “Труд”  газетасына чакырып әңгәмә коралар, ул газетада шактый зур мәйданда басылып чыга.
Урманчылар гомер-гомергә бер-берсе белән дусбулалар, аралашып эшлиләр, яшиләр. Минехарис та Татарстанны урманчылары белән таныш була. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның әтисе Нургали Миңнеханов аның якын дусларының берсе була. Алар гомерләренең соңгы көннәренә кадәр элемтәдә булып сөйләшеп торалар. Күп иапкырлар Казанга баргач очрашып сөйләшәләр, тәҗрибә алмашалар.
Белоус урман хуҗалыгының эшләре гөрләп бара. Бу эштә Минехариска туганы Рәвис тә ярдәм итә. Алар бергәләп эшлиләр. Сәет авылына мәчет салдыру эшенә дә алар икәүләп тотыналар. Бергәләп кибет тә ачып җибәрәләр. Кибеттә сатылган товарларны акчасы шушы мәчетне төзетүгә китә.
Тукай районы Сәет авылында мәчет 1994 елда ачыла. Бүгенгесе көнгә кадәр бу Аллаһ йорты авылның иң күркәм урыны. Бирегә намаз укырга килүчеләр дә, дини бәйрәмнәрдә дә бирегә килүче мөселманнар Минехариска рәхмәт әйтеп, аның рухына догалар кылалар. Авылның имам-хатыйбы Тәлгать хәзрәт Сәхәбиев яшь буынга авылны мәчетле итүче Минехарис турында һәрвакыт сөйләп тора. Сәеттә туып-үскән ТР Премьер-минстры урынбасары Васил Шәйхразыев та кайткан саен мәчеткә килеп догалар кыла, Минехарис абыйсын искә ала. Сәет халкы мәчеткә “Минехарис”дип исем биргән. Бу бик дөрес.
Минехарис Ризатдиновныңбалалары- Әлфия, Гөлүсә, Фәрит, Сәрия, Халисә, Алсу үз тормышларын корып матур яшиләр, әтиләре белән горурланалар. Фәрит исә авылда төп нигезне саклый, бөтен туганнарын якын итеп кабул итә.
Сәет авылы кечкенә булса да, үзендә бик күркәм, горурланырлык шәхесләргә җан биргән. Шушы авыл аша үткән һәрбер кеше  Минехарис Ризатдиновны мәчеткә карап искә төшереп китә. Әйе, ул игелек кылып, мәчет төзетеп үзенә һәйкәл салып калдырды.

Мәүлетҗан Хисамиев
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев