Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Җирекле халкы су белән тәэмин итүне яхшыртуны, урам юлларын төзекләндерүне сорый

Мәләкәстәге авыл җыенында була алмадык дип, Иске Җирекле халкы, махсус рәвештә, район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыгы белән очрашу оештыруны сораган. Аларның үтенечен искә алып, бу атнада авылның мәдәният йортына җитәкчелек белән беррәттән район хакимиятенең барлык бүлекләре, хезмәтләре вәкилләре дә килгән иде.

Иске Җирекле - шәһәргә бик якын урнашкан, елдан-ел үсә торган җирле пункт. Ләкин, балалар саны артуга да карамастан, биредә әлегә мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. Дөрес, бакча төзү буенча инде берничә ел сүз бара. Җыенга күпләп килгән яшь гаиләләргә район башлыгы Васил Хаҗиев бу эшне 2018 ел программасына кертергә телибез, дип аңлатты. Мәктәп проблемасын да өлешчә хәл итү максатыннан, бинаны 120 урынга исәпләп төзү ниятләнә, анда мәктәпнең башлангыч сыйныфын да урнаштыру күздә тотыла. Иске Җирекледә балалар өчен спорт мәйданчыгы да кирәк, бу эшне дә программага кертү мөһим, диелде очрашуда.

Авылда су белән тәэмин итү буенча проблемалар барлыгын искә төшерде җыелган халык. Бу җәһәттән, су челтәрен Кама су алу ноктасына тоташтыру карала. Инде проекты төзелгән, авыл фермеры Минталип Миңнеханов проект өчен түләргә ярдәм иткән. Эш барып чыкса, басым да, су күләме дә җитәрлек булырга тиеш.

Авыл эчендәге аерым урамнарда юлларны төзекләндерергә кирәклеге турында берничә кеше басып әйтте. Әлбәттә, биредә юллар, җаен табып, асфальт валчыгы, вак таш җәеп булса да өлешчә ремонтлана. Ләкин яңа урамнар артып тора, барысының юллы буласы килә. Район башлыгы бу мәсьәләнең игътибар үзәгендә булуын, алга таба да кулдан килгәнчә эшләнәчәген белдерде. Тротуарлар төзү дә көн кадагындагы мәсьәлә, диделәр Иске Җирекледә яшәүчеләр. «Чөнки мәктәп укучылары автобус тукталышына кадәр җәяү баралар. Урыны белән машина юлыннан йөрергә туры килә. Бу бик куркыныч», - диде Челнинская урамында яшәүче хатын-кыз.

Халыкның куркынычсызлыгы ягыннан тагын бер хәл итәсе проблема - авыл урамнарында хуҗасыз этләрнең йөрүе, Иске Җиреклегә төлкеләр төшү очраклары да еш була икән. Бу мәсьәләне ветеринария берләшмәсе, аучылар белән берлектә чишү бурычы куелды.

Авыл халкы үзләрендә аптека булдыру ихтыяҗын искәртте. Чөнки өлкән яшьтәге халык һәрдаим Яр Чаллыга йөри алмый. Шулай ук урамнарны яктырту начар булудан зарландылар, автобуслар туктау өчен өстәмә тукталышлар куюны сорадылар. Гомумән, Иске Җиреклеләрнең җитәкчелеккә сораулары бик күп җыелган иде, алар, форсаттан файдаланып, барысын да әйтеп калырга ашыктылар.

Авылның бик күп җәмәгать эшләрендә башлап йөрүче Әкрәм Җамалиев мөселман зиратының торышына тукталды. Өмәләргә халыкның аз килүен билгеләп үтте, активрак булырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев