Иске Дөреш санау участогына илнең киләчәгенә бирараф булмаган сайлаучылар килә
Хәбәр иткәнебезчә, бүген, ягъни 22 май көнне, «Бердәм Россия» сәяси партиясеннән депутатлыкка кандидат булып барачак кандидатларга алдан билгеләү максатыннан, бөтен Россия буенча алдан тавыш бирү оештырылды. Тукай районының Иске Дөреш авылында урнашкан санау участогында да "Якты юл" газетасы хәбәрчеләре эшләде. Биредәге санау комиссиясе секретаре Дәйсирә Харисова хәбәр итүенчә, әлеге участокта...
Хәбәр иткәнебезчә, бүген, ягъни 22 май көнне, «Бердәм Россия» сәяси партиясеннән депутатлыкка кандидат булып барачак кандидатларга алдан билгеләү максатыннан, бөтен Россия буенча алдан тавыш бирү оештырылды. Тукай районының Иске Дөреш авылында урнашкан санау участогында да "Якты юл" газетасы хәбәрчеләре эшләде.
Биредәге санау комиссиясе секретаре Дәйсирә Харисова хәбәр итүенчә, әлеге участокта Иске Дөреш, Яңа Бүләк, Теләнче Тамак авыл җирлекләрендә яшәүче кешеләр тавыш бирә. Көндезге 15.00 сәгатькә 835 саулаучының 756сы тавыш бирергә өлгергән иде.
Иске Дөреш авыл мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Фәүзия Габсаматова тавыш биреп, илнең киләчәгенә бирараф булмаганын раслау өчен бирегә килгән. Бүгенге чарага карата аның фикере мондый:
- Сайлауларда катнашырга кирәк. Депутатлар тарафыннан мөһим карарлар кабул ителә. Без аларның лаеклыларын сайлап, үзебезне яхшы тормыш белән тәэмин итәбез. Бу мөһим чарада битарафлык булырга тиеш түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев