Иске Абдулда гаҗәеп оста ир-егетләрнең кул эшләреннән күргәзмә эшли (фото)
Милли мәдәниятны , борынгы гадәт-йолаларны саклап калу, яшьләргә кайтару максатыннан Иске Абдул мәдәният йортында төрле бәйрәмнәргә багышлап күргәзмәләр оештыру үзенә күрә бер традициягә әйләнде. Бу юлы ул "Ватанны саклаучылар "көненә багышлап оештырылды. Исеме дә - "Уңган- булган ир-егетләребез" . Егетләр исемлегенә беренчеләрдән булып авылыбыз осталары - бугенгесе көндә лаеклы ялда...
Милли мәдәниятны , борынгы гадәт-йолаларны саклап калу, яшьләргә кайтару максатыннан Иске Абдул мәдәният йортында төрле бәйрәмнәргә багышлап күргәзмәләр оештыру үзенә күрә бер традициягә әйләнде. Бу юлы ул "Ватанны саклаучылар "көненә багышлап оештырылды. Исеме дә - "Уңган- булган ир-егетләребез" .

Егетләр исемлегенә беренчеләрдән булып авылыбыз осталары - бугенгесе көндә лаеклы ялда булган 78 яшьлек Мөнәвир абый Габидуллин һәм 75 яшьлек Мөхәрәм абый Саетов язылды. Мөнәвир абый бик күптәннән инде авыл халкын үзе эшкәрткән күннән тегелгән бияләйләр, бүрекләр белән тәэмин итеп тора. Мөхәрәм абыйның сандыгы чокып,сырлап бизәлгән."Мин аны 1997 нче елда кечкенә кызымны кияүгә биргәндә ясаган идем. Ә менә бу чана-кашофканы, беренче оныгым тугач ясадым. Гармунны чүплектән табып алып кайттым- терелттем, менә хәзер Сарман көйләрен сузарга була". Мөхәрәм абыйның тумбочкалары, караватлары, трюмолары, төрле фотосурәтләргә рамнары өйләрен бүген дә бизәп тора. "Хәзерге яшьләргә җиңелрәк, нинди генә инструментлар юк, ә без аны пычак белән юнып, чокып эшләдек. Бу әйберләрдә минем генә түгел, Зөлфиянең дә күңел җылысы бар. Ул тотып тора, мин ябыштырәм, я булмаса чокып-сырлыйм", - ди оста.

Ә менә Дамир Мингазовның сандыгын без "Замана килене сандыгы" дип атадык, чөнки ул ябып куйгач, кечкенә журнал өстәле булып кала. Шулай ук аның пычак үткенләгече дә яңа төрле, куллануга бик җиңел. Күргәзмәгә Зөлфәт абый Гимазов тимердән сырлап эшләнгән тәрәзә кәрнизләрен, гомер буе балта остасы булып эшләгән Рәвис Мәүләвиев төрле зурлыктагы эскәмияләр, Назим Валиев бишек эләргә өчаяк, Салават Галиев кухня табуреткалары, Мурат Шаехов нота станы тәкъдим итсә, Марат Хамидуллин җил тегермәне макеты, Мерәс авылы егете Әүфәр Фарваев тегермән янына кое макеты да ясап куйган.


Ә менә Вәсил Халиуллинның мунча мичен шунда ук сатып та алдылар.Тик бер шарт белән - мич, хуҗасына күргәзмә ябылгач кына китә. Күргәзмәгә куелган мангал, капка, коймалар бүгенгесе көндә урта мәктәптә укытучы булып эшләүче Айнур Габидуллинныкы. (Аңа 27 яшь). Шул ук вакытта күргәзмәдә күптән мәрхүм булган Муллахмәт абый Давлетшинның төрле зурлыктагы сандыкларын, Гаптерәүф абый үргән бишек, кәрҗиннәрне дә күрергә була. Авыл халкы осталарга хөрмәт йөзеннән бу әйберләрне күргәзмәгә үзләре тәкъдим иттеләр.

Күргәзмәне оештыруның төп сәбәпчесе - Илгиз Бахтеев. Ул шундый оста итеп авылыбызның балалар бакчасы ишегалдына ат арбасы ясап куйды. Арба Казан, Чаллы мәдәният йортларының сәхнәләрен бизәп кайткач, авылыбыз күргәзмәсендә урын алды. Илгиз оста балта остасы гына түгел, эретеп ябыштерү белән дә кызыксына, тимер пластик торбалардан могҗизалар ясый.Күргәзмәдәге урындыклар да шул турыда сөйли.

"Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз" дигән татар халык мәкале нәкъ безнең авыл ир -егетләренә атап әйтелгән, дип яза Иске Абдул авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Кәүсәрия Ситдикова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев