Иске Абдул һәм Сәмәкәй авыл җирлекләрендә яшәүчеләр алдан тавыш бирүдә актив катнаша (фото)
Бүген райондашлар сентябрь аенда Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия" партиясеннән катнашачак кандидатлар өчен алдан тавыш бирде. Районда иртәнге сәгать 8дә барлыгы 9 участок үз эшен башлады. Тукайлылар Федераль сайлау округыннан һәм 29 нчы Яр Чаллы бер мандатлы сайлау округыннан тәкъдим ителгән кандидатлар өчен үз фикерләрен белдерде. Иске Абдул авылында урнашкан...
Бүген райондашлар сентябрь аенда Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия" партиясеннән катнашачак кандидатлар өчен алдан тавыш бирде. Районда иртәнге сәгать 8дә барлыгы 9 участок үз эшен башлады. Тукайлылар Федераль сайлау округыннан һәм 29 нчы Яр Чаллы бер мандатлы сайлау округыннан тәкъдим ителгән кандидатлар өчен үз фикерләрен белдерде.
Иске Абдул авылында урнашкан участокта Сәмәкәй һәм Иске Абдул авыл җирлекләрендә яшәүчеләр тавыш бирде. Мәдәният йортына иң беренче булып Галиябану Сабирова килде.
-- Мин сайлауларда һәрвакыт катнашам һәм беренче килергә тырышам, илдәге хәлләргә битараф түгелмен, --диде ул.
Урнага беренче бюллетеньнәрне исә Сәмәкәй авылы фермеры Раиф Исхаков төшерде.
--Көндәлек эшләремә тотынганчы, гражданлык бурычымны үтәргә килдем.Кандидатлыкка кандидатлар күп, бюллетеньне кулга алгач, алар белән тагын бер кат танышып чыктым һәм үземнең ышанган кешегә тавышымны бирдем,-диде Раиф.
Алардан соң ук фермадан иртәнге савымны тәмамлап, бер төркем сыер савучылар тавыш бирергә килде.Көн дәвамында сайларга тиешле 544 сайлаучының ярты сәгать эчендә кырыкка якыны тавыш бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев