Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иштирәк авылыннан Шәйхнур ага Ризатдиновны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Районыбызда бик яхшы традиция бар, ул - олы яшьтәге юбилярларны өйләренә килеп тәбрикләү. Бу көнне юбилярга район башлыклары Россия президентының котлавын җиткерәләр. Менә, 9 ноябрьдә 90 яшен билгеләп үтүче Ризатдинов Шәйхнур Ризатдин улы өчен дә ул көн килеп җитте. Иң кайгырганы ул көнне ул булгандыр , мөгаен. Чөнки, ни әйтсәң...

Районыбызда бик яхшы традиция бар, ул - олы яшьтәге юбилярларны өйләренә килеп тәбрикләү. Бу көнне юбилярга район башлыклары Россия президентының котлавын җиткерәләр. Менә, 9 ноябрьдә 90 яшен билгеләп үтүче Ризатдинов Шәйхнур Ризатдин улы өчен дә ул көн килеп җитте. Иң кайгырганы ул көнне ул булгандыр , мөгаен. Чөнки, ни әйтсәң дә, ул чор кешеләрендә дәүләт вәкилләренә карата зур хөрмәт тәрбияләнгән, һәм бу гадәт аларда бүгенгәчә сакланган. Барысы да әзерме, җитәме-Шайхнур бабай гел сорашып кына торды. Йокыларын калдырып, тәрбиячеләре Миләүшә апалары белән бергә балалар бакчасыннан Марсель белән Солтан төште. Дәрәҗәле конкурсларда беренче урыннар алган мәктәп балалары Реваль, Айзилә, Диләрә, Зәлия, Алсу үзләренең чыгышларын көтеп, Шайхнур бабайны урап алып, аның тормыш юлы белән кызыксыналар, һәр медальнең кайчан, нинди батырлык өчен бирелгәнен беләселәре килеп, сораулар яудыралар. Өстәлгә тәмле итеп пешкән бәлеш менеп утырды, ниһаятъ зарыгып көткән минутлар җитте - район җитәкчесе урынбасары Люция Әхмәтова һәм авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Закиров бүләкләр белән Шайхнур бабайны котлыйлар.

Китапханәчебез Алия үзенең үзәккә үткеч шигырьләрен җиткерә. Режиссерыбыз Гүзәл балаларны берәм -берәм "сәхнәгә" чыгара. Бәлки дулкынланудан, Шайхнур бабай әйткән сүзләрне дә ишетеп бетермәгәндер, әмма барча котларга килгән җитәкчеләрнең, балаларның, туганнарның җылы хөрмәтен тою, Шайхнур бабай өчен зур куаныч булгандыр, дип хәбәр итә юбилярны котлаучы мәдәният йорты директоры, юбилярның кызы Гөлсинә Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев