Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исхаковлар гаиләсе «Ана булу изгелеге» форумында Тукай районы данын яклады

Безнең гаиләбезгә Казан шәһәрендә узган «Ана булу изгелеге» бөтенроссия программасының IV форумында катнашу бәхете эләкте. Әлеге форумда без үзебезнең татар милләтен зур горурлык белән тәкъдим иттек. Килгән кунакларга «Каз өмәсе» бәйрәмен күрсәттек. Татар халкының традицияләре чит төбәкләрдән килгән кунакларда зур кызыксыну уятты. Алар безнең белән рәхәтләнеп татарча көйгә биеделәр, милли...

Безнең гаиләбезгә Казан шәһәрендә узган «Ана булу изгелеге» бөтенроссия программасының IV форумында катнашу бәхете эләкте. Әлеге форумда без үзебезнең татар милләтен зур горурлык белән тәкъдим иттек. Килгән кунакларга «Каз өмәсе» бәйрәмен күрсәттек. Татар халкының традицияләре чит төбәкләрдән килгән кунакларда зур кызыксыну уятты. Алар безнең белән рәхәтләнеп татарча көйгә биеделәр, милли уеннарыбызны уйнадылар. Алып барган каз канатларын аларга бүләк итеп тапшырдык. Форумнан бик зур канәгатьләнү белән кайттык, дип хәбәр итә Сәмәкәй авылыннан Альфира Исхакова.

P. S. Үткән форумнан күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев