Исерек килеш идарә иткән
Теләнче Тамак авылында яшәүче 34 яшьлек хатын-кызга хөкем чынгарылды.
Тукай районында яшәүче хатын-кыз кабат исерек хәлдә машина йөрткән өчен автомобильдән мәхрүм ителгән
Тукай районы суды Тукай районының Теләнче Тамак авылында яшәүче 34 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эшен карады. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 статьясының 1 өлеше нигезендә җинаять кылуда гаепле дип табылды (исерек хәлдә булган, транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган кеше тарафыннан машина йөртү).
Билгеле булганча, элек исерек килеш медицина тикшерүеннән баш тарткан гаепләнүче транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән. 2025 елның 2 августында полиция хезмәткәрләре Тукай районының Теләнче Тамак авылында исерек шоферны кулга ала. Автомобиль ВАЗ-2110 алынган һәм штрафстоянкага урнаштырылган.
Хатын үз гаебен таныган.
Суд, дәүләт гаепләүчесе фикере белән килешеп, гаеплегә 2 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итеп, 100 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Автомобиль дәүләт кеременә конфискацияләнгән. Хөкем карары законлы көченә кермәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев