Җисеменә туры килгән исеме
Моннан 40 ел элек чыга башлаган Тукай районы газетасына кемнәр «Якты юл» дип исем кушкандыр, исеме җисеменә туры килгән бит. Дистәләгән еллар инде ул, күңелләргә өмет, яктылык таратып, укучыларының тормыш-яшәешен яктыртып, кирәк чакта киңәшләрен биреп, үз тирәсенә безнең ише авылларда яшәүче хәбәрчеләрне туплап, ягъни газета эшчәнлегенә җәлеп итеп, юлын дәвам...
Мин күп еллар почтада эшләдем. Газетаны өй саен тарата торган идем. Үзем дә район газетасына мәкаләләр, шигырьләр җибәреп тордым. Хәзер дә яраткан басмама тугры мин: ел саен аңа язылам, һәр санын укып барам, хәбәрләр җибәргәлим. Рәхмәт яусын, редакция хезмәткәрләре хәбәрчеләр язмаларына игътибарлы. Редакторы Инзилә Әхмәтгәрәева хезмәт юлын биредә башлады. Мин аның хокук темасына язылган мәкаләләрен хәйран калып укый идем: бик яшь кыз бала бит әле, ничек белеп яза, хәлнең тамырын ничек ача белә икән, дип соклана идем. Булдырачагына ышанып килгән ул газетага. Бүген менә, шулкадәр катлаулы базар шартларында кыенлыклар белән көрәшә-көрәшә, газетаны үзе җитәкли. Мең мәшәкать арасында үтемле, уйландыра торган язмалары да чыгып тора. Күпьеллык тырыш хезмәте өчен, Республиканың югары исеменә лаек булуын шатланып кабул иттек. Юбилей уңаеннан, аның остазлары - әле хәзер дә газета эшчәнлегендә актив катнашып килүче Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Заһидә Нәбиуллина, Хәмит Мөхәммәтшин кебек каләм осталарын хөрмәт белән телгә алмый калсам, дөрес булмас. Мин газетада актив хәбәрче булуым белән күбрәк аларга бурычлы.
«Якты юл»да 40 елда буыннар алмашынды, алар урынына талантлы, яшь каләм осталары килде. Лариса Васильева халыкны борчыган проблемаларны күтәрә, укучыларыбыз сораган, тормыш-яшәеш белән бәйле сорауларга җаваплар әзерләп чыгара. Гөлия Ибатуллинаның яшьләр темасына язмаларын яратам. Алар бит әле, Динара Шакирҗанова белән, газетаны калыпка салучылар, бизәүчеләр дә. Яшь журналистның бөтен күңелен биреп эшләве хезмәт җимешеннән - өебезгә килеп торган газеталардан күренә. Эльвира Абдуллина җәен район кырларында мул уңыш өчен барган хезмәтне яктыртып торды, мәдәният тормышына язылган язмалары да бик кызыклы.
Хәзер редакция коллективы аз санлы, кыскарту җилләре газетага да кагылды. Шулай да, газетаның иҗат коллективының тырышлыгы, хәбәрчеләрнең ярдәме белән, без газета аша район тормышы, аның проблемалары, ирешелгән уңышлар белән танышып барабыз.
Газетаның «Светлый путь» дигән рус телендәге басмасы да бар. Анда, кайчан килсәң дә, якты йөз белән каршылаучы, җор телле Әлфия Сөнгатуллина эшләвен беләм. Баштан ук эшли ул басмада. Аның янына газетага эшкә килгән ике телне дә камил белүче Гүзәл Мәрдәнованы да мактап телгә алалар. Әлбәттә, мин белеп бетермәгән техник хезмәткәрләр дә бардыр. Һәммәсен «Якты юл»ның 40 еллыгы белән ихлас котлыйм, сәламәтлек, иҗат шатлыклары, сикәлтәсез юллар, тугрылыклы хәбәрчеләрегезнең күбрәк булуын телим.
Фатыйма Абдуллина,
хезмәт ветераны, Колыш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев