Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исеме истәлек тактасына язылыр әле

Районда кошчылык тармагын сәнәгать нигезенә салган, бүгенге «Чаллы-Бройлер» җәмгыяте тарихында якты эз калдырган җитәкчеләрнең берсе Мансур Заһидулла улы Хөснуллин икәнен яхшы беләбез.

Чаллы җирендә гөрләп КамАЗ төзелеше җәелгән чорда, 1974 елның язында очраштык аның белән. Үзәк урамдагы авыл хуҗалыгы идарәсеннән чыгып килеше иде. «Бәй, Мансур кордаш, нинди җилләр ташлады сине монда?», - дип якын итеп күрештек. Моңарчы ул Октябрь районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, район республикада алдынгылардан санала, мин газета хезмәткәре буларак, аның белән хуҗалыклардан язмалар әзерли идем. Сүзне озакка сузмыйча, ул: «Обком кошчылык фабрикасы салырга җибәрде. Эшне нульдән башларга туры килә», - дип, вакытлыча эш бүлмәсенең шәһәрдә, авыл хуҗалыгы идарәсендә урнашуын әйтте.

Шәһәрдә халык саны бик тиз үсә. Шәһәр башлыгы Рәис Беляев беренче КамАЗ машиналары чыгасы көнгә кошчылык фабрикасының да беренче йомыркаларын күрәсе килүен әйтә. Новотроицкое авылы тау башындагы япан җиргә төзүчеләр килә. Проектларны әзерләп, әлеге мәйданда көне-төне эш кыза. Төзелеш белән «Камгэсэнергострой» идарәсе җитәкчесе Евгений Батенчук үзе кызыксынып тора, кайчагында штаб утырышларында үзе катнашып, килеп туган кыенлыкларны хәл итүгә булыша. Баштагы чорда төзүчеләр җитеп бетми. Мансур Хөснуллин бу мәсьәләне үз коллективында тикшереп, уңай якка хәл итә, фабрикага эшкә килгән эшчеләрне турыдан-туры төзелешкә җибәрә. Алар ташчы, бетончы һәм башка һөнәр ияләре булып фабрика төзелешенә үз өлешләрен кертәләр. Директор һәр эшче белән яхшылап сөйләшә, тормыш-көнкүрешен ачыклый, һәр кешенең күңеленә үтеп керә белә. Шулай итеп уртак тырышлык белән иң беренчеләрдән инкубатор станциясе сафка тапшырыла. 1976 елның 4 августында яшь чебиләр борынлап чыга. Аларны кошчылар Фәния Дәүләтшина белән Роза Сәйфетдиновалар бик кадерләп кабул итеп алалар. Бу фабрика тарихында зур вакыйга иде. Аңа иң сөенгән кеше - фабрика директоры Мансур Хөснуллин булгандыр.

Төзелеш дәвам итә. Инкубатор киңәйтелә. Бер-бер артлы яңа кетәкләр сафка тапшырыла. Аларны аерым зоналарга бүлеп йөртәләр. Коллективта җитештерүчәнлекне күтәрү өчен ярыш җәелә. Ел саен 100 млн данә урынына 130 млн данә йомырка җитештерелә. Коллектив берничә тапкыр РСФСРның һәм республиканың күчмә Кызыл Байраклары белән бүләкләнә. Директор продукциянең сыйфатын күтәрү, эш шартларын яхшырту, яңа технологияләр куллану турында кайгырта. Фабрикада 20 елга якын эшләү дәверендә коллективның 80 процент эшчесе фатирлар белән тәэмин ителә. Күп йортлар фабриканың үз көче белән җиткерелә.

Чаллы кошчылык фабрикасы шәһәр халкын йомырка һәм кош ите белән тулы тәэмин итә, җитештерүне даими арттыра. Тавык итеннән төрле-төрле ризыклар әзерләп, Россия базарында таныла. Мансур Хөснуллин илдә үзгәртеп корулар башлангач, 1993 елны үзе нигез салган һәм дистәләгән коллективны туплап, яңадан-яңа үрләр яулаган кошчылык фабрикасыннан лаеклы ялга чыга. Хезмәттәге уңышлары өчен ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы һәм Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы исемнәренә лаек була. Пенсиягә чыккач та, Мансур яңа шартларда үз эшчәнлеген җәелдерә. Олы Шилнә авылында инкубатор станциясе урнаштырып, халыкка чебиләр сатуны оештырып җибәрә. Тик каты авыруы эшне ахырынача җиткерүгә комачаулый. Әмма аның эшмәкәрлек эшен Шилнәбаш авылында туганнары Зөлфирә, аның уллары Айрат белән Илшат уңышлы дәвам итәләр.

Еллар уза. Мансур Заһидулла улының арабыздан китүенә дә байтак вакыт үткән. Әмма аның якты истәлеге хезмәттәшләре күңелендә саклана. Хәтта контора алдындагы каеннар да толымнарын аска иеп, аны сагынгандай тоелалар. Кешеләр күңелендә Мансур Хөснуллин таләпчән, гадел, эшлекле һәм ярдәмчел җитәкче булып калды. Кайчан да булса аның исеме үзе эшләгән бина диварына язылыр әле, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев