Исемдә калган Яңа ел
Яңа ел – һәркемнең тормышында иң сихри бәйрәмнәрнең берсе. Без аның иң күңелле яңалыклар алып килүен көтәбез. Ниндидер әкияти могҗиза булыр кебек. Ә балачак бәйрәмнәре аеруча матур булып истә кала. Һичшиксез, һәркемнең аерата истә калган Яңа елы бар. Без газета укучыларыбыздан гадәти булмаган Яңа ел бәйрәме турында сөйләүләрен сорадык.
Дилбәр Гыймазетдинова, Яңа Бүләк авылы:
– Соравыгызны укыгач бераз уйланып калдым. Быел безнең Яңа Бүләк авылында яшәп, мәдәният йортында эшләп, 34нче Яңа елны каршылавыбыз икән бит. Юбилей ук түгел, әмма һәр Яңа ел кичәсе ниндидер кызык һәм истә калырлык мизгелләргә бай булды. Менә, сез сорагач, нәкь 34 ел элек 1988 елны каршы алган чак искә төште.
Минем олы кызым белән декретта чагым (кызым ике айлык кына булган). Кызымны юындырып, йоклаттым да, клубка киттем. Без клуб янында гына яшибез. Сәгать унынчы яртылар тирәсе иде бугай, керсәм, зал тулы халык, шаулашалар, гөрләшәләр, ә сәхнәдә беркем юк. Сәхнә «артына» киттем. Ә анда минем тормыш иптәшем Нәзир, шулай ук мәдәният хезмәткәре, икенче бер хезмәткәр белән кызып-кызып бер-берсен сәхнәгә чыгармакчы булалар. Син чык та, мин чык! «Ни булды? Ник сәхнә буш? Алып баручы кая?» – дим. «Ул бәлеш ясарга кайтып киткән», – диеп аптырашта калдырдылар мине. Миңа Нәзирне дә, теге хезмәткәрне дә сәхнәгә этеп-төтеп чыгарып, бәйрәмне дәвам иттертергә туры килде.
Сәмига һәм Вәлиәхмәт Миңнегалиевлар, Боерган авылы:
– Безнең пар канат булып яшәвебезгә быел 57 ел тулды. Боерган авыл китапханәсе, мәдәният йорты, район мәдәният һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә җәйнең матур бер көнендә безнең хөрмәткә «Беребез өчен беребез кирәк» дип исемләнгән гаилә бәйрәме үткәрде. Авылыбызның «Ветеран» скверында уздырылган чара авыл бәйрәменә әйләнде. Ул елның иң матур вакыйгасы булып истә калды. Быелгы катлаулы чорда шундый матур бәйрәм оештырып күңелебезне күтәргән һәр кешегә рәхмәтләрнең иң олысын җиткерәбез.
Шөкер итеп яшибез, без бик бай кешеләр. Шушы гомер эчендә җыйган иң зур байлыгыбыз – өч балабыз, биш оныгыбыз, биш оныкчыгыбыз бар. Аларның бәхетенә куанып, игелекләрен күреп яшибез. Барлык ата-аналарга да шундый бәхет телим. Райондашларыбызга яңа елда гаилә бәхете, сәламәтлек телибез. Күк йөзебез һәрчак аяз, еллар тыныч-имин булсын!
Альфира Исхакова, Сәмәкәй авылы:
– 2011 елны каршы алуыбыз бик истә калган. Чөнки 2010 елның сентябрь аенда тәрбиягә ике кыз бала алып, 2011гә тагын да ишлерәк гаилә булып аяк бастык. Хәтерлим, ул елны каршыларга без бик ныклап әзерләндек. Залның түренә чын чыршы куйдык. Мул табын артына зур гаиләбез белән җыелдык. Кызларыбыз үз гомерләрендә беренче тапкыр шулай матур итеп Яңа елны бәйрәм иттеләр.
Илмир Ямалов, Мусабай Завод авылы:
– Истәлекле Яңа ел төне гаиләм белән бәйле. Мин, алып баручы буларак, һәр елны 31 декабрь юлда, эштә булам – мәҗлесләр үткәрә идем. 2012 елда, өйләнәчәгемне истә тотып, елның соңгы төненә эш алмыйча, булачак хатынымны әти-әниләр белән таныштырырга дип алып кайттым. Ул көн рәхәт ыгы-зыгы белән истә калды. Кайтканда юлда чәй эчәргә туктаган җирдә безнең машинаны икенче бер машина бамперы белән «төртте». Йөртүчесе бик борчылды, чөнки бөтенебез дә ашыгабыз. Мин: «Борчылма, абый, төзәтә торган әйбер ул», – дип, аны тынычландырып, кайтарып җибәрдем. Авылга кайткач, гадәттәгечә, Яңа ел концертында катнаштым – ни әниләр белән утыра алмыйм, ни булачак хатыным белән таныштырып булмый. 12 туларга 10 минут кала өйгә кайтып кердем. Яңа ел курантлары сугар алдыннан гына якыннарым янына кайта алдым. Иртән бабайларга киттек, мин хатын ягыннан туганнар белән таныштым.
Любовь Гаврилова, Кече Шилнә авылы:
– Бу хәл бик күптән – 2003 елны каршылаганда булды инде. Кызыбыз Вероникага зур курчак алдык һәм чыршы төбенә куйдык. 1 январь көнне кызыбыз иртән торды да, бүләкне күреп: «Моны сез алдыгызмы?» – дип сорый. Без инде ирем белән кире кагабыз: «Юк, син йоклаганда үзенең боланнарын җигеп Кыш Бабай килде. Бүләкне ул калдырды», – дибез. Вероника башта ышанмады. «Әйдә, алайса, чана эзләрен күрсәтәм», – дим кызыма. Урамга чыктык. Анда чыннан да чана эзләре. Һәм алар йорт янына кадәр килә. Кызым шаккатты, шул ук вакытта аның янына Кыш Бабай килгәненә чын күңелдән сөенде. Ә чынлыкта болай булды: иртән ат җигеп ирем кайткан, эз шуннан калган иде. Ә кызымның бу матур кичерешләре ел буена җитте.
Алия Закирова, Иштирәк авылы:
– Сиңа ничә яшь булуга карамастан, менә-менә синең иң матур хыялың тормышка ашар, Яңа ел могҗиза алып килер кебек. Әти-әнием һәм абыем белән бергәләп каршы алган Яңа еллар бик матур хатирә булып истә калган. Оливье, балыклы «шуба», әниемнең үз куллары белән ясалган пилмәннәре... Аннары, 2009 елны каршы алганымны бик яхшы хәтерлим. Без аны дусларыбыз арасында гаиләбез белән бергәләп яңа өебездә каршыладык. Кызыбызга бер яшь иде. Ул безгә үзенчә чыршы бизәргә булышып йөрде. Яңа ел табыны әзерләп, дусларыбызны көттек. Ул елны безгә Кыш Бабай белән Кар Кызы да килде.
Надежда Галицына, Комсомолец поселогы:
– 2020 елны каршылаган вакыт бик истә калган. Мәдәният йортында Яңа ел чарасы үткәрәбез. Берзаман, бәйрәмнең иң кызган чагында, ут өзелде. Шунысы кызык, берәү дә кайтып китмәде, бәйрәмне фонарьлар белән дәвам иттек, иртәнгә кадәр күңел ачтык. Ә утны иртәнге 5тә генә бирделәр.
Мин һәр елны Яңа елга әзерлектә катнашам, концертларда чыгыш ясыйм, сценарий язам, маскарад костюмнары тегәм.
Дина Мироненкова, Круглое Поле поселогы:
– Минем истәлекләрем 1987-88 еллар белән бәйле. Балачакның иң истә калган Яңа ел төне ул. Без абыем белән әле бәләкәй. Әтиебез Кыш Бабай бүләге – чаналар алып кайтты. Шулкадәр озак шуганбыз – кар һәм боз курка эчләренә кадәр кергән. Өйгә кайттык, ә анда әниебез һәм әбиебез пешергән тәмле пирог исе, чыршыда төрле-төрле утлар яна.
Һәм тагын, әтиебез фотога төшерү белән шөгыльләнә иде. Ул елны безне күп итеп фотога төшерде дә, аны ясаганда да безне үзе белән алды. Караңгы бүлмәдә фотоларны элеп киптерү, чыннан да, бер могҗиза булды.
Ольга Хәертдинова, Круглое Поле поселогы:
– 2008 елга аяк баскан вакыт. Аны без егетем белән каршыладык. Хәтерлим, курантлар тавышы астында ул минем алдыма тезләнә һәм, кияүгә чыгуымны сорап, миңа йөзек суза. Менә шулай кияү белән кәләш булып каршы алдык ул елны!
Люция Латыйпова, Иштирәк авылы:
– Ой-ой! Әйе, булды минем тормышымда гадәти булмаган Яңа ел. Ләкин мин аны искә алмаска тырышам. Ул вакытта мин чак кына исән калдым. 2016дан 2017 елга чыкканда миңа бик катлаулы операция ясадылар. Тукай районы үзәк больницасы хезмәткәрләре Гүзәл Рәшидовнага, Наилә Камиловнага, анестезилогка, шәфкать туташларына рәхмәтләрем чиксез. Хәтерлим, олы яшьтәге бер хирург бар иде, исеме истә калмаган, аны менә шундый аеруча катлаулы операцияләргә чакырып китерә торган булганнар. Менә шушы изге күңелле кешеләр ярдәме белән мин 2017 елда икенче баламны – кызымны тудырдым. 2016 елның 31 декабрен мин икенче туган көнем дип әйтәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев