Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җирлек башлыкларын хезмәт хакының – аз, штрафларның күп булуы борчый

Күзәтчелек органнары тарафыннан бертуктамый салына торган штрафлар, хезмәт хакларының аз булуы, җир участокларын теркәгәндә аңлашылмаучылыклар килеп чыгуы, зиратларны тотуга бюджеттан акча бүленмәве, нотариаль мәсьәләләр һәм башка шундый бик күп сораулар борчый авыл җирлекләре башлыкларын. Тукай, Сарман, Актаныш, Зәй, Мөслим, Минзәлә, Түбән Кама районнары авыл җирлекләре башлыклары өчен оештырылган зона семинар-киңәшмәсендә...

Чараны Минсәгыйть Шакиров ачты. Ул әлеге семинарда күтәрелгән сорауларның ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткереләчәген, һәрберсе контрольгә алыначагын билгеләп үтте. Бүген республикада 872 муниципаль берәмлек исәпләнә, безнең районда аларның саны 23. Минсәгыйть Шакиров муниципаль идарәгә соңгы вакытта яшьләрнең килүен, аеруча 30 яшькә кадәргеләрнең артуын уңай күренеш буларак билгеләде. Шулай ук, аның әйтүенчә, моннан ун ел элек югары белемле җитәкчеләр саны 56 процент булса, бүген ул күрсәткеч 76 процентны тәшкил итә. Ул үз чыгышында җирлекләргә грантлар бирүне, эш өчен автотранспортлар белән тәэмин итүне бик кирәкле гамәл дип билгеләде. Республика бюджетыннан әлеге ярдәм чаралары быел да дәвам итәчәк, диде ул. Грант күләме элеккечә 1 млн сум кала.

Хезмәт хакының түбәнлеген белдереп залдан бик күп сораулар бирделәр. Минсәгыйть Шакиров бу күрсәткечнең чыннан да безнең регионда иң түбәне булуын, мәсьәләне тагын бер кат республика җитәкчелегенә җиткерәчәген әйтеп үтте. Шулай ук җирлек башлыклары шәхси хуҗалыкларда асралучы сыер, кәҗә малларына субсидия бирү дәвам итәчәкме, дип кызыксындылар. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр эшләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов бу мәсьәләнең каралуда булуын белдерде, нәтиҗә уңай булыр дип ышандырды.

Роспотребнадзорның Яр Чаллыдагы идарәсе башлыгы Илгизәр Бариевның чыгышыннан соң, Комсомолец авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова күзәтчелек органнары тарафыннан авыл җирлекләренә салына торган штрафлар мәсьәләсенә кагылды. «Күптән түгел мине поселоктагы суның каты булганы өчен штрафка тарттылар. Җитешсезлекне төзәтергә, суны йомшартыр өчен фильтр куярга кирәк, диделәр. Ә ул миллионнар белән бәяләнә. Җирлекнең моңа каян акчасы булсын?! Әле 15 мең, әле 10 мең сум күләмендә башка төр штрафларны да язып кына торалар. Бу мәсьәләне берничек тә җайга салып булмыймыни соң?!» - дип ачынды ул. Зал аның сүзен көчле кул чабуларга күмде.

Җитәкчелеккә сораулар күп булды. «Нишләп ведомстводан килгән вәкилләр гел таләп кенә итәләр. Аларны үтәп бетерү өчен никадәр акча кирәк! Җиргә төшегез инде!» - диделәр залдан.

«Сүз дә юк, хәл итәсе мәсьәләләр чиктән ашкан. Район башлыгы вазифасыннан киткәнемә җиде ел - әле һаман да тынычлап йоклый алмыйм, - дип, шаяру катыш җитдилек белән йомгаклау сүзен башлады Минсәгыйть Шакиров. - Бүгенге җыелу шушы проблемаларның кечкенә генә бер өлешен хәл итәргә ярдәм итсә дә, эшебезнең нәтиҗәсе булды дияр идек. Без шуңа омтылабыз, алга китеш булсын дип тырышабыз. Сорауларны совет утырышларында караячакбыз. Күрәм, сез барыгыз да үз фикерегезне ярып сала торган башлыклар. Күбегез хезмәт хакы өчен генә дә эшләми. Рәхмәт сезгә! Иң мөһиме - сәламәт булыгыз», - диде ул. Район җитәкчелегенә семинарга килүчеләрне ачык йөз белән кабул итүе, кунакчыллыгы, эшләр өчен уңай шартлар тудыруы өчен рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев