Яңалыклар

Җирле үзидарә эшчәнлеген халык бәяли

Татарстан халкын җирле үзидарә органы җитәкчеләренең эшен бәяләүдә катнашырга чакыралар.

Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Сораштыру аноним һәм ул җитәкчеләрнең эшчәнлеген объектив бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Ә нәтиҗәләре исә җирле үзидарә органы эшчәнлеген яхшырту буенча тәкъдимнәр эшләү өчен кулланылачак. Сораштыруны https://open.tatarstan.ru/polls/ сылтамасы буенча узарга кирәк.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев