Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иректаң авылында сугыш корбаннары истәлегенә һәйкәл куелды 

Иректаң халкының күңелендә йөрткән хыялы тормышка ашты – Бөек Ватан сугышында туган җир өчен башларын салган каһарман авылдашларына һәйкәл куелды. Әлеге изге эш шушы авылда туып-үскән егет Рамил Кәримов көче белән башкарылды.

Әлеге вакыйганың мөһимлеген күрсәтеп, Иректаң авылына Россия Федерациясе Герое, Юрий Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү үзәгенең космик техниканы атказанган сынаучысы Виктор Рень килде. Тантанага җыелган яшь һәм өлкән буын иректаңлыларны район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район инвалидлар һәм ветераннар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов, Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина, хәрби комиссариатның Яр Чаллы шәһәре Комсомол районы һәм Тукай районы бүлеге башлыгы Дамир Вәлиев котлады. Шулай ук райондашларның сөенечен уртаклашырга күрше Минзәлә районы башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, хәрби комиссариатның Минзәлә районы һәм Минзәлә шәһәре бүлеге башлыгы Сергей Владимиров, региональ иҗтимагый оешма житәкчесе Рамил Сәмигуллин килгәннәр иде.
– Иректаң авылыннан Бөек Ватан сугышына 34 ир-ат киткән. Аның 14енә генә туган якларына әйләнеп кайту насыйп булган. Калган 20се үз Ватанын, үз халкын саклап яу кырында ятып калганнар. Аларның исемнәрен белү һәм онытмау – безнең изге бурыч. Шушы юнәлештә бик тә әһәмиятле эш башкарган Рамил Кәримов олы мактауга лаек, – диде район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров. Аннары ул Рамил Кәримовка район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев исеменнән рәхмәт хаты тапшырды.
– Кайчандыр Иректаң авылы безнең районга керә иде. Мондый зур вакыйганы игътибарсыз калдыра алмадык. Чын күңелдән күршеләребез өчен сөенәбез, – диде Минзәлә районы башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев.
Аннары сүз Рамил Кәримовның үзенә бирелде. Шунысын да әйтергә кирәк, авылда мәчет төзү эшенең башында да ул торган. Һәйкәл төзүдә булышлык күрсәткән һәркемгә рәхмәтен белдерде Рамил Кәримов. 
– Әлеге һәйкәл минем генә казаныш түгел, бу күмәк уңыш. Җәйгә кергәч, авыл балалары өчен мәйданчык төзергә исәп бар. Гомумән, эшләнәсе эшләр алда әле, – диде ул.
Рамил Кәримов тиз арада шундый килешле һәм җыйнак һәйкәл торгызган төзүчеләр бригадасын грамоталар белән бүләкләде, рәхмәт сүзләре җиткерде.
Килгән кунаклар исә Иректаң авылының җыйнаклыгын, пөхтәлеген, матурлыгын билгеләп үттеләр. Чарада бу үлгәннәргә түгел, исәннәргә кирәк дигән фикер ассызыкланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев