Җир җиләгедәй тормыш
Гомер буе колхозның иң авыр эшен башкарган Рәзинә апа белән Зәки ага Адиевлар ул замандагы тормышның мәшәкатьләрен җиңеллек белән искә алалар
Колышның бер чибәре, уңган-булган, җитез кызы – Рәзинә Сирай кызы Кәҗә Байлары авылына килен булып төшә. «1968 нче елның җәендә печән өстендә, җиләкләр кызарып пешкәндә – табигатьнең иң матур чагында шушы нигезнең бусагасын атлап кердем. Гомерлеккә дип. Безнең чорда шулай иде бит – гаилә корсаң – гомерлеккә дип оя үрәсең; өй салсаң – әти-әни, балачага, туган-тумача белән рәхәтен күрим дип төзисең; кунак чакырсаң – ихластан, бер – күрешү үзе бер гомер дип, күңел бәйрәме ясыйсың... Шулай яшәдек, хәзер балалар шул юлдан бара, Аллаһка шөкер», – ди Рәзинә Сирай кызы Адиева.
Килен – бервакыт үзе каенана була!
Егерме ел каенанам белән дустату яшәдек. Мин иртәнге алтыдан фермага, Зәки тагын да иртәрәк – таң атканчы эшкә китә идек. Ул чорда өйдә рәхәтләнеп бала карап, декрет ялында утырулар булмады. Әнкәй ике кызыбыз һәм улыбызны үстерде. Сәламәтлеге бик яхшы булмаса да, эштән кайтышыбызга аш салып, чәен кайнатып тора иде. Әле бит ул чорда чертләтеп шырпы сыздың да, газың кабынды түгел. Мич ягып су җылытабыз, шул казанда аш та, ботка да, башкасы да пешә. Мичтә чүлмәктә пешкән борчаклы аш, итлебәрәңге тәмле була торган иде. Мич коймагы – ул инде затлы сый! Аны кызыл ахак күмер өстендә, ут ялкынында өстен китереп – күпертеп пешерәсең. Майда чыжлаткан коймак телеңне йотарлык була. Ягарга утын хәстәрләү, хуш исле печән чабукиптерү һәм җыю кебек эшләрне авырга санамадык. Без ничектер шулай кабул иттек инде, колхоз эшен дә, шулай тиеш, безгә дөнья арбасын тартып бару йөкләнгән дип белдек. Ял, озын ял дигәне уебызга килгән нәрсә булмады. Фермада җәйләрен – аякта тирән эчле галуш, язынкөзен резина итек, кышын – сүчинкә (киез итеккә резина галош кидерелгән) була торган иде. Дуңгыз фермасында балалату бүлегендә эшләдем. Дуңгыз баланы күп китерә китерүен, ләкин күбесе мантымый. Чөнки фермалар – суык. Ә ул маллар җылы яратучан. Уч төбе хәтле булып туган 1820 дуңгыз баласын саклап калу өчен җан тырмаша идек. Уйлап карасаң, стакан кадәрле малдан әллә ничә центнерлы хайван үстерү сабырлык та, уңганлык та таләп итә. Үрчем алу, аны саклау, үстерү, артым алу – малның авырлыгын арттыру – бик четерекле. Дуңгыз теләсә нәрсә ашый, талымсыз дип аны карап үстермәгән кешеләр генә әйтә», – ди Рәзинә ханым. Гомер буе колхозның иң авыр эшен башкарган Рәзинә апа белән Зәки ага Адиевлар ул замандагы тормышның мәшәкатьләрен җиңеллек белән искә алалар. Дөньяның матур якларын күрә, яшәүнең яментәмен татый беләләр. «Олыгайдым, зиһенем җитәрме дип шикләнмәдем. Раббыма тәвәккәлләп белем алырга булдым. Гыйлем – кирәкле шәйдер, дип белмичә әйтмәгәннәр. Алты ел мәчеткә укырга йөрдем. Абыстаебыз – Галия, ире Нәкыйп – мәчетебез имамы. Мәчеткә барасы килеп кенә тора. Ихластан тотындык дини гыйлем алырга. Аллаһу Тәгалә ярдәмен бирә ул гарәпчә язарга, укырга өйрәнергә – күңелең төзек, туры булса. Коръәннән шифа алам. Берничә тапкыр йөрәк белән бәйле җитди авыруларны уздырып җибәрүемне Коръән укуымнан дип беләм. Аннары килеп, кызларым, киленем сәламәтлегемне гел күз уңында тоталар, дәваханәләргә йөртәләр. Үз вакытында тиешле дәвасын алуым да аларның тырышлыгы белән. Киленебез Рәмилә: «Әнкәй, түләүле табибка язылдым. Белгечкә күренергә барабыз», – дип иртәгәсе көнгә Яр Чаллыга барачагыбызны алдан әйтеп куя. Кызларкияүләр, улкиленебез, оныклар икебезне дә хөрмәт итеп, олылап яшиләр. Барысына да рәхмәт. Үзем егерме ел каенана белән тордым. Ике ел кебек тә булмады. Киленем белән ике дистә ел менә дигән итеп яшибез. Әйе, килен – бервакыт үзе дә каенана буласы кеше. Менә шуны аңлаган кеше зирәк була. Бәрәңге утыртып чөгендер үстерә алмыйсың. Алмагачтан әфлисунлимон җыймыйсың. Шуңа күрә балаларны олыны олыларга, кечеләргә кечелекле булырга тиешлеген сабый чактан аңнарына сеңдереп, үз үрнәгең белән белән тәрбияләргә кирәк. Яхшылыгың үзеңә әйләнеп кайта ул дип әйтә торганнар иде безнең әниләр. Шулай берничә буын бер нигездә тату гомер кичерүгә ни җитә! Хәзер йортларыбыз элеккеге байларныкыннан һич калышмый, артык булмаса! Утысуы, газы кергән. Тәһарәт алыйм дисәң – җылы су бар, ваннасыдушы куелган. Тәүлек әйләнәсенә өйләребез җылы. Утын яккан чакларда иртәнгелеккә өй суына торган иде. Шуңа булса кирәк, без туклыкның, яхшы тормышның кадерен беләбез», – ди өлкәннәр, тормыштан канәгать булуларын белдереп.
Шулай тиеш дип белдек!
«Өйне җылыту ул кадәр мәшәкатьле түгел иде. Ә менә кышларын тракторны кабызу?!. Туң тимер кайчан җылына әле ул? Учак ягып, тимерне җылытып тракторны тергезеп җибәрә торган идек. Шулай да, тракторымны – корыч атымны ташламадым», – ди Зәки ага, хезмәтен чын күңелдән башкаруын искәртеп. «Хыялга бирелеп алыйк әле. Яшьлеккә кире кайтып булса, янә тракторга утырыр идегезме?» – дигән соравыма Зәки ага: «Ник утырмаска, ди?! Заманча техникага утырыр идем. Рәхәтләнеп эшлә генә – бөтен шартлар тудырылган бит хәзерге техникада. Комбайнчылар, механизаторлар чиста киемнән эшкә бара – шул ук киемнән өенә кайта. Без ДТ – 54, ДТ – 74 тә эшләдек. Шахтердан аерып алып булмаслык була идек. Ишеге юньләп ябылмый, кышларын – туң тимерне җылытып кабызулары... Шулай да, ул чор өчен легенда булды инде ул тракторлар. Шул техника белән чирәм җирләр күтәрелде. Шул ДТлар белән җир эшкәрттек. Ипигә тамак туюда аларның өлеше зур. Ий, ул чорлар?! Яшьлек белән авырлыгын да җиңел кабул иткәнбез. Шаугөр килеп клубларда концертлар, спектакльләр куела иде. Сабантуйлар – зур бәйрәм, дусиш, тугантумачаны җыя торган урын булды. Гөрләтеп эшләдек, матур итеп яшәдек. Хәзергесе – яхшы. Балаларның һәммәсендә яхшы техника – кайтыпкитеп йөриләр. Килен Күзкәй мәктәбендә эшли. Улыбыз Яр Чаллыда заводта эшли. Кызларыбыз үз гаиләләре белән Яр Чаллыда яшиләр. Биш оныгыбызга күзләр генә тимәсен! Тормышларын үз көчләре белән, тырышып алып баралар. Эш яраталар», – диләр ул кызлары, киленкияүләре һәм оныклары белән горурланып. Шунысы гаҗәп, гомере буе эшләгән кеше өчен авырган чагында эшли алмау бик авыр кабул ителә. Өлкәннәр белән сөйләшүдән шундый нәтиҗә ясыйсың: эшли алу, тик тормау – бәхет. Язгы чәчү чорында тракторны иярләгән, урып җыю кампаниясендә комбайн штурвалы артына утырган, аннары көзге чәчү һәм техника ремонтлау – берсе артыннан икенче эш тезелеп көтеп кенә тора уңганнарны. Шулай да, бер арада, тынлык вакытында Зәки ага кулына балтасын ала торган була. Армиягә каралганчы алты почмаклы өй җиткереп китә ул. «Ел ярым Украинада, ел ярым Приморский крайда хезмәт иттем. Армия хезмәтен тәмамлап туган ягыма кайттым да янә тракторга утырдым. Үсмерчактан яраткан һөнәремә гомер буе тугры калдым. Җиде класс бетергәч тә Яр Чаллыга барып СПТУда механизатор һөнәрен алган идем. Шуннан башланды инде тимер ат белән дуслык», – дип яратып искә ала җәфа күрсәткән тракторын. Шуннан өйләнгән чагын кызык итеп сөйләп ала. Армиядән кайткан, шәп хәрби форма кигән фыртавай егет Колышка клубка бара – кыз күзләргә. Колыш сылуы Рәзинәне бер күрүдә ошата да тимерне кызуында суга. Бер ай эчендә алар никах укытып гаилә коралар. Серләре килешә ике яшьнең. Мәктәп тәмамлауга фермага сыер саварга кергән Рәзинә тракторист егетнең тәкъдимен дә, аның тормышка карашларын да кабул итә. Менә шуннан бирле, төгәлрәге илле җиде ел алар бербөтен булып яшиләр. «Минем бабайның кулы – алтын, бөтен эшне дә ялт итеп башкара. Теге алты почмаклы өй әле тузмаган да иде. “Замана үзгәрде, йортны башкача төзиләр хәзер”, – диде дә Зәки яңа мода белән янә өй салуга кереште. Әллә ничә бүлмәле, иркен өйдә каладан кайтучы балаларга, оныкларга, килгән кунакларга урын җитәрлек. Иң мөһиме – күңел киңлеге. Киленебез якты чырай күрсәтмәсә ишекләр ачык булыр идемени?» – дип татулыкның зур байлык булуына басым ясый ак әби.
Сәгать сатып алмадым!
«Сәгать сатып алганым булмады. Яхшы эшләгәнгә ел саен юрган, одеял, сәгать бүләк итәләр иде», – ди IХ бишьеллык ударнигы, «Коммунистик хезмәт ударнигы», «Социалистик ярышта җиңүче» билгеләре һәм «Хезмәт ветераны», «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медальләре иясе, гомеренең иң куәтлеегәрле чорларын механизатор хезмәтенә багышлаган Зәки ага Адиев. Ике буын бергә, бер йодрык булып, башкаларга яхшы үрнәк күрсәтеп яшәүче Адиевларның йорт әйләнәтирәсе, ишек аллары яздан алып кара көзгәчә гөлчәчкәләргә күмелә. Рәзинә ханым: «Сәламәтлегем буенча иелеп эшләргә ярамаса да, җирдә эшләргә яратам. Бакчада эшләү күңелемә ял бирә. Көрәк, китмәнгә тотынсам килен, балалар йөгереп килеп кулдан тартып алалар. “Ярамагач – ярамый” дип ризалашам инде. Вактөяк эшне яратып башкарам. Җир җиләге җыю – иң яраткан шөгылем. Тормышны да җир җиләге пешкән чорда башлап җибәрдек. Җиләккә тиң гомерләр шулай сизелмичә дә үтә икән ул!» – ди сөекле ир хатыны, бәхетле ана, кадерле дәү әни.
Диварда илле ел бергә гомер итүләренә – алтын туйларына кызлары ясаткан сәгать текелди. Ий, гомернең алтын минутлары! Яшьлек – гүзәллек. Ә менә парлы тормыш – тигез картлык – олы бәхет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев