Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Йөзенче бала туган

27 июньдә Тукай районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан 100 нче номерлы бала теркәлгән.

Әлеге сабый Түбән Суыксу авылыннан Мөхәммәтшин Раил һәм Әмир гаиләсендә өченче бала булып туа.

– Балаларыбыз өч ел аерма белән дөньяга килде. Олысы Зифага 6 яшь, Хәкимгә 3 яшь, ә Әмирә 22 июньдә туган. Түбән Суыксуда без 2021 елдан бирле яшибез, авыл безгә бик ошый, инфраструктура үсеш алган, балалар бакчага йөри, шәһәргә барырга да ерак түгел, – дип уртаклашты безнең белән Раил Мөхәммәтшин. Раил Гамил улы 6 нчы шәһәр поликлиникасында баш табиб булып эшли.

– Хатыным Алия Альмировна декрет ялына кадәр юрист булып эшләде. Ә әлегә аның өчен иң мөһим һәм иң мактаулы эш – әни булу, – дип хәбәр итте бәхетле ир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев