Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Йорт кош-кортларын чирдән ничек сакларга

Бу хакта район ветеринария берләшмәсенең баш табибы белән сөйләштек.

Күчмә кошлар очкан вакытта төбәктә югары патогенлы кош гриппы чыганаклары барлыкка килү куркынычы арта. Эпидемияне булдырмас өчен ниләр эшләнә һәм шәхси хуҗалыклар үзләренең кош-корт санын ничек сакларга тиеш? Безнең интервьюда «Тукай РДВБ» ДБУ баш табибы Ленар Хәйбуллин әлеге куркыныч авыруны профилактикалау буенча яңа маркировка кагыйдәләрен һәм аларны үтәү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатып бирде.

­- Ленар Радикович, шәхси хуҗалыкларның күбесе кош гриппы куркынычы турында ишетеп белә. Әйтегез әле, кош-кортларны моннан ничек сакларга?

 - Кош гриппы - кискен вируслы инфекция, ул санаулы көннәрдә бөтен терлекне һәлак итәргә сәләтле. Һәм ул кеше өчен дә куркыныч. Моның өчен кагыйдәләрне катгый үтәү зарур. Иң мөһиме - кыргый кош белән турыдан-туры элемтәгә кермәскә, чөнки вирусны нәкъ менә күчеп йөрүче һәм суда йөзүче кошлар тарата.

 - Ә бу нинди кагыйдәләр? Хуҗаларга беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

- Берничә төп моментны аерып күрсәтергә мөмкин: бигрәк тә  авыруны таратучы  күчмә кошлар очкан чорда, кошларны ябып асрарга , ачык сулыкларга чыгармаска киңәш ителә. Йорт кошларын ашатканда, гадәттә, кыргый кошлар да килеп утыра, шушы контакт булмаска тиеш. Терлек, кош азыгын ябулы, өсте каплаулы шартларда сакларга, кошларны асрау өчен кирәк-яракларны ябык җирдә тотарга, чисталыгын тәэмин итәргә. Яшь терлекләрне һәм азыкны бары тик имин хуҗалыклардан, ветеринария документлары булганда гына сатып алыгыз һәм грипп буенча имин булмаган төбәкләрдән азык кертмәгез. Кош тизәген, тиресне биотермик ысуллар белән зарарсызландырып торырга кирәк. Шәхси гигиена булырга тиеш, махсус киемдә эшләргә, аннары кулларны сабын белән юарга.

 - Кош-корт авырый башласа, нишләргә? Куркынычлыгын ничек белергә?

- Инкубацион чор - 20 сәгатьтән җиде тәүлеккә кадәр. Авыру кошның билгеләре: ашаудан баш тарту, сусау, күзләрен йому, яшь агу, каурыйлары кабару, үләр алдыннан кикрик, алкалары зәңгәрләнү, йомырка салмый башлау. Тән температурасы 44 градуска кадәр күтәрелү. Мондый очракта кичекмәстән дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк!

- Профилактика өчен шәхси хуҗалыктагы терлекне вируска алдан тикшереп буламы?

-  Әлбәттә. Мондый мониторингны без үткәрәбез дә инде. Дәүләт ветеринария хезмәте шәхси ярдәмче хуҗалыклардан даими рәвештә планлы рәвештә пробалар алуны оештырды. Бу профилактик саклауның мөһим элементы, ул куркыныч таралганчы ачыкларга һәм инфекция өчен ышанычлы киртә булдырырга мөмкинлек бирә. Профилактика чаралары ул – хуҗалыкларны саклау һәм зур икътисади югалтулардан саклануның бердәнбер ышанычлы ысулы.

- Ленар Радикович, ә кошларны теркәү буенча таләпләр бармы?

- Әйе, һәм бу Ветеринария куркынычсызлыгын арттыру өчен мөһим чара. 2024 елның 1 сентябреннән шәхси хуҗалыкларда барлык йорт-кошлары мәҗбүри маркировкаланырга тиеш.

- Маркировкалауның нинди тәртибе каралган?

- Ике вариант бар. Иң мөһиме - төркемле маркировкалау. Кош асраучы карамагында уникаль номерлы табличка була, ә ул үз чиратында эчтәге барлык терлекләр өчен идентификатор ролен үти. Хуҗа теләге буенча һәр кошны аерым маркировкаларга да мөмкин. Шуны истә тотарга кирәк: идентификация кош туган яки сатып алынган көннән 7 тәүлек эчендә үткәрелергә тиеш.

Йомгаклап, Ленар Хайбуллин ветеринария хезмәтенең районда хәлне даими контрольдә тотуын ассызыклады. Катлаулы булмаган, әмма мәҗбүри кагыйдәләрне үтәү – бу формальлек түгел, ә вирусның таралуына каршы ышанычлы киртә, ул зур югалтуларны булдырмаска ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев