Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Йөрәк җылысын үреп...

Волонтерлар алны-ялны белмичә көне-төне эшлиләр. Макталу, танылу, бүләкләр яулау өчен түгел, ә фәкать күңелләре теләгәнгә күрә. Намуслары шулай куша.

Изге эшләр эшләп дан казанып булмый, диләр. Әмма башкаларга ярдәм итәргә гадәтләнгән кешеләрнең дан-шөһрәтләргә исе китми. Волонтерлар алны-ялны белмичә көне-төне эшлиләр. Макталу, танылу, бүләкләр яулау өчен түгел, ә фәкать күңелләре теләгәнгә күрә. Намуслары шулай куша. Кемдер ярдәм сорап килә икән, кире борып җибәрә алмыйлар. Макталырга яратмаслар да, алар турында сөйләргә, эшчәнлекләрен яктырту зарур, минемчә. Бүгенге көндә, халык җилкәсенә шактый авырлык төшкән заманда, чын күңелдән башкалар өчен янып йөргәннәрне барлау ул – уң эш.

Сүзем – Бәтке волонтерлары турында. Гомумән, Бәтке авылында изге күңелле, тырыш һәм ярдәмчел кешеләр яши. Көн саен ниндидер яхшылык кылырга атлыгып торалар.

Бәтке авылы Мәдәният йортына килеп  кергәндә,  иң беренче күзгә ташланганы – эш белән кайнап торган халык булды. Фойеда бер төркем балалар рәхәтләнеп өстәл уеннары уйный, самими елмая, көләләр. Балаларның шат авазыннан да ямьлерәк тагын нәрсә бар, ди бу дөньяда. Сәхнәдә бер төркем осталар чыгышларын кабатлый, якынлашып килүче бәйрәмгә әзерләнәләр. Ә волонтерлар тырышып-тырышып маскировка челтәрләре үрә. Күңел биреп эшлиләр. Күзәтеп тордым: кул-бармакларына күз иярми, хәрәкәтләре үзе бер матур җыр кебек агыла. Эшләренең нәтиҗәсе булып тылсымлы тукымалар бер рәткә өелә. Ничек шулай кыска вакыт эчендә тегү-үрү сәнгатенә өйрәнеп остарып беткәннәр, шаккатырлык. Сорамыйча булдыра алмадым: 

– Болай тиз эшләргә кай арада өлгердегез соң сез дип сорагач, алар миңа әллә никадәр тарих сөйләде алар. Кайчан башлаганнар, ничек өйрәнгәннәр һәм, билгеле инде, кемнәргә, кая юллыйлар бу челтәрләрне – барысын да бәйнә-бәйнә аңлаттылар.

– Безнең төркем 48 челтәр үрде, 49 нчысын тәмамлап килә, - дип сөйли Мәдәният йорты җитәкчесе – волонтер Татьяна Романова.

Ару-талуны, алны-ялны белмичә хезмәт итүче тырыш Бәтке авылы хатыннары  менә алар: Елена Григорьева, Ирина Кондратьева, Любовь Ивашкина, Анна Архипова, Нина Ивыгина, Валентина Плешанова, Татьяна Романова.

Башта эш урыны итеп – мәктәпне сайлаган булганнар. Мәктәп төштән соң ябыла, ә кайсыбер хатыннар иртәнге якта килә алмый, кич белән эшләргә уңайлырак. Шуңа күрә эш урынын  авыл клубына күчергәннәр. Елдан артык эшлиләр. Махсус хәрби зонадагылар әйтмешли, “умарта кортлары” белән бер алар – ара белмиләр.

Бер ай эчендә 8шәр челтәр җитештерүгә ирешкәннәр.

– Бер катлаулыгы да юк. Сабырлык кирәк тә, тырышлык. Ә бездә ул җитәрлек, Ходайга шөкер, – дип сөйли волонтерларның берсе Валентин Плешанова. 

Хатыннарны кирәк-яраклар, чимал-җиһазлар белән “Барысы да безнекеләр өчен” волонтерлар хәрәкәте аша Анастасия Савельева ханым тәэмин итә. Маскировкалау челтәрләрен тартмаларга тутырганда безнең егетләргә әзме-күпме күчтәнәчләр дә җибәрәләр. Бу юлы җылы оекбашлар, бияләй һәм балалар үзләре язган хатларны җибәрделәр.

– Көн дә киләбез үрергә. Бүген 49нчысын үреп бетерәбез. Безнең төркем 2023  елда оешты. Бер ел эчендә тукымаларны чыршылап кисеп, чыгып калган җепләрне оста итеп яшерергә өйрәндек. Төсләрен ел фасылына карап  сайлыйбыз. Иртәгә үзенә күрә бер юбилей – 50нче челтәрне башлыйбыз, - дип әйтәләр волонтерлар.

Һәр кешенең – үз тарихы, үз кичергәннәре. Ул тарихлар бер-берсенә охшаш та, шул ук вакытта аерма да җитәрлек. МХОда хезмәт иткән Константинның әнисе сөйләгәннәргә караганда, улы ике ел ярым элек мобилизация дулкынына эләккән. Киткән вакыты туган көненә үк туры килгән – 26 октябрь.  

– Баштарак, бигрәк тә МХОга киткәннән соң беренче елны күңелгә авыр булды. Әйе, яшермим, еладым, күп күз яше түгелде. Менә монда күңелгә тынычлык таптым. Һәр көнне минем кебек хәлдә калганнар белән күрешәбез, сөйләшәбез, кичерешләр белән бүлешәбез. Алай булганда яшәве күпкә җиңелрәк, – дип сөйли Константинның әнисе. Бүгенге көндә Константин авылда, яраланып кайтканнан соң тернәкләнә. Өйдә хатыны, балалары, туганнары. Бәхет өчен тагын ни кирәк?

Әле күптән түгел генә Елена Григорьевна үзе дә җәрәхәт алган – кулын сындырган, айдан артык вакыт булышырга килә алмаган: “Сәгать көндезге өч. Кызлар җыелышып челтәр үрергә бара. Ә мин өйдә, кул сынык, бер ай бара алмадым. Тәрәзәдән көндә күрәм: “минеке”ләр киттеләр... Түзмәдем, клубка җыендым мин дә берсендә. Сынган кул белән булса да әзме-күпме булыша алырмын әле, дидем”.   

– Үзебез үрәбез, үзебез догалар укыйбыз, ышанабыз, көтәбез. Без үргән челтәрләрнең безнең егетләргә дошманнардан сакланырга ярдәме тисә генә ярар иде, дип телибез...- ди волонтерлар.

Бәтке волонтерлары эш мизгелләре белән генә чикләнми, үз якташлары хакындагы тарихлар белән бүлешүне дә матур бер гореф-гадәткә әверелдергән.  Чәйләп алган мәлләрдә әңгәмә тагын да җанланып китә. Бәләкәй генә бер бүлмәдә никадәр зур йөрәкле кешеләр җыелган бит. Сөйләр сүзләре – төрледән. Тормыш хакында да гапләшәләр, көнкүреш мәшәкатьләр белән дә бүлешәләр, ә иң мөһиме, әлбәттә – хәрби зонада хезмәт иткән якташларыбыз хакында төп сүз. Эшләре МХОдагы егетләр тарфыннан да игътибарсыз калмый: рәхмәт тулы җавап хатлары килә.   

Нәтиҗә ясап шуны әйтә алам, Бәтке волонтерларының максатлары уртак. Бәләкәй генә авылда никадәр кеше җыелып, берләшеп үз якташларына даими ярдәм итеп торалар. Махсус хәрби операциядәге егетләр өчен шулай җан атулары – күркәм эш һәм мактауга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев