Инвалид балалар өчен чыршы бәйрәме
Тукай районында яшәүче инвалид балалар өчен чыршы бәйрәме оештырыла.
Ул 10 декабрь көнне булачак. Район җитәкчелеге бәйрәмне күңелле итеп уздыру өчен бөтен мөмкинлекләр булуы хакында хәбәр итте. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен чыршы бәйрәмнәре районда ел саен уздырылып килә. Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев башлангычы белән үткәрелә торган бу хәйрия чарасында сабыйларыбыз Кыш бабай белән Кар кызыннан татлы күчтәнәчләр дә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев