Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Интернет аша алдаулар арта

Соңгы арада халыкны Интернет аша алдау, акчаларын урлау очраклары нык артты, дип белдерәләр район Эчке эшләр бүлегенең оператив штабыннан.  

7 июнь көнне билгесез кеше «Skyscanner» сайты аша Адлер шәһәренә билет сатам дигән сылтау белән Яр Чаллыда яшәүче 58 яшьлек хатын-кызның 19 мең сумнан артык акчасын урлаган. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган, әмма әлегә карак табылмаган. 
10 июньдә бер оешманың исәп-хисап счетыннан банк картасы аша 80 мең сум акчасын урлаганнар. Шуның белән оешманың Әҗмәкәйдә яшәүче 46 яшьлек директорына матди зыян китергәннәр. 
Иске Җирекле авылында яшәүче 42 яшьлек хатын-кыз исә агымдагы елның 12 апреленнән 21 апреленә кадәр вакыт аралыгында картадагы 200 мең сум акчасыннан колак каккан. Аны мошенниклар биржада акча эшләү белән кызыктырганнар. Бу җинаятьләр берсе дә ачылмаган.
Ә менә Вольск шәһәреннән «киез итекләр сатучы» 19 яшьлек кызның эзенә төшә алганнар. Ул инде берничә кешенең 4әр мең сум акчасын урларга өлгергән булган. 
Шулай ук районда бакчалардан әйбер урлау очраклары теркәлгән. «Ивушка» бакчачылык ширкәтендә 46 яшьлек чаллылы 64 яшьлек шәһәрдәшенә шактый гына матди зыян китергән. Шушы ук ширкәттә төзелә торган бер йорттан милек урлап чыкканнар. «Локомотив отделочник» ширкәтендә берәүнең хуҗалык кирәк-яраклары блогыннан 16 мең сум акчасы юкка чыккан. «Турбина» ширкәтендә бер йорттан 2250 сумлык милек югалган.  
«Татарстан» совхозы поселогында мунча бинасында торган перфораторны һәм эретеп ябыштыру апппаратын алып чыгып киткәннәр. Моның белән хуҗага 9 мең сумлык зыян китергәннәр. 
Үтерү белән янауның ике очрагы теркәлгән. Белоус поселогында бер ир-ат үзенең 40 яшьлек күршесенә этен өстергән, шул ук вакытта үтерәм дигән сүзләр әйткән. Казаклар авылында яшәүче 65 яшьлек ир кеше 66 яшьлек хатынына пычак күтәргән.
 Тикшерү вакытында оперативниклар Яшел Үзән районыннан килгән 19 яшьлек егетне тоткарлыйлар. Аннан порошок хәлендәге 11 төргәк наркотик матдә алалар. 
Узган атнада өч кеше исерек хәлдә руль артына утырган хәлдә тоткарланган. Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 54 очрагы мәгълүм булган. Бу алдагы атнадан 51гә кимрәк. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев