Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инстаграмда #РамазанТәме2018 марафоны бара

Марафонга нәтиҗә 13 июнь көнне ясалачак.

 Рамазан аенда Инстаграм социаль челтәрендә пешеренергә яратучылар арасында "Рамазан тәме" дип аталган марафон оештырылды. Анда теләгән һәр хуҗабикә катнаша ала. Оештыручылар  tyk.tatar сайты, Татар мәдәнияте һәм ашлары халыкара ассоциациясе, "Гаилә" мәчете һәм "Татарча пп" аш-су сәхифәсе.

"Марафонда катнашу өчен ифтарга яки сәхәргә сез яратып әзерләгән ризык фотосын Инстаграмдагы сәхифәгездә урнаштырырга, аңа #РамазанТәме2018 хештегын куярга һәм фотодагы ризык рецептын шәрехләргә кирәк. Җиңүчеләргә оештыручылар һәм спонсорлардан бүләкләр тапшырылачак", - дип хәбәр итә оештыручылар.

Марафонга нәтиҗә 13 июнь көнне "Тәмле булсын!" ресторанында ясалачак. Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнәчәк:

- "Иң файдалы рецепт";
- "Иң тәмле чәй сые";
- "Иң тәмле итле ризык";
- "Иң туклыклы ризык";
- "Иң халыкчан рецепт";
- "Гадилектә осталык";
- "Иң матур фоторецепт";
- "Җәйге ризык";
- "Иң оригиналь бизәлеш"
- "Иң шәп видеорецепт"

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X