Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Социаль яктан имин булмаган гаиләләрне янгыннан саклыйлар

Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге, социаль яклау һәм җирлекләрдәге аерым янгын сүндерү постлары хезмәткәрләре киләсе атнаның дүшәмбе-чәршәмбе көннәрендә аз керемле, күп балалы, имин булмаган тормыш рәвеше алып баручы гаиләләргә чыгачаклар. Белгечләр торакларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүен тикшерәчәкләр, аларның өйләренә янгын чыгу куркынычы булуын искәртүче датчиклар урнаштырачаклар. «Без барысы шундый 16 гаиләдә...

Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге, социаль яклау һәм җирлекләрдәге аерым янгын сүндерү постлары хезмәткәрләре киләсе атнаның дүшәмбе-чәршәмбе көннәрендә аз керемле, күп балалы, имин булмаган тормыш рәвеше алып баручы гаиләләргә чыгачаклар. Белгечләр торакларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүен тикшерәчәкләр, аларның өйләренә янгын чыгу куркынычы булуын искәртүче датчиклар урнаштырачаклар. «Без барысы шундый 16 гаиләдә булырга планлаштырабыз. Һәр йортка 4әр датчик куелачак. Мондый гаиләләр безнең махсус контрольдә. Датчиклар урынында торуы да соңыннан тикшереләчәк», - ди күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Илнар Мифтахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев