Илһам чишмәсенең суы мул
Февраль ае төрле кызыклы чараларга яисә концерт- фестивальләргә бик бай ай.
Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән сөйләштек тә бер фикергә килдек, “Әйдәгез әле, гармун- баяннарга кушылып җырлап- биеп бер бәйрәм оештырабыз!”- диештек, концертыбызның исеме җисеменә бик тә туры килә торган булып чыкты “Халкым моңын көйли гармун!”.
Уен кораллары арасында иң тирән тойгыларны бирә алган, тормыш сукмагының һәр мизгелендә кешегә юлдаш, көмеш телле татар гармуннары халыкның тормышында аерым урын алып тора. Гармунчының урыны һәрчак түрдән булган һәм киләчәктә дә түрдән булачак , Аллаһ теләсә! Бик зәвыкле һәм күңелләрне җилкетә торган булып чыкты концертыбыз. Яңа Бүләк авыл җирлегенең иң моңлы һәм иң зәвыкле җырчылары Флүр Шакиров, Хамис Харисов, Фирдәвес Идрисов, Кифая Вәлиева, Гөлия Минһаҗетдинова, Сәлмән Әхмәтҗанов һәм Зилә Кавиевалар , кызлар бию төркеме, нәфис сүз осталары Әнүзә Идрисова, Флера Ханова, Сәләмән Әхмәтҗановлар үзләренең иң матур чыгышларын тамашачы хозурына тапшырып, көчле алкышларга лаек булдылар. Әлбәттә инде, авылыбыз гармунчылары Хамис Харисов, Фирдәүс Идрисов, Шәфыйгулла Ханов, Нәзир һәм Назыйм Гыймазетдиновлар аерым рәхмәткә һәм мәртәбәгә лаеклар. Мәдәният йортыбызның “Наз ” гармунчылар ансамбле составындагы әлеге ир- егетләр татарның иң матур көйләрен гармун- баяннарда оста итеп уйнап кына калмадылар, бергәләп “Җаныембәгърем” җырын гөрләтеп җырлап та алдылар. Концертыбыз 18 кешедән торган “Илһам” вокаль ансамбле башкаруындагы Гөлшат Зәйнашева сүзләренә Александр Ключарев көй язган “Туган җирем, Татарстан” җыры белән тәмамланды.
Матур еллар, моңлы юллар
Менә шушы концерт узгач минем күңелдә ниндидер “өермәләр” үткәннәребезгә- әле Яңа Бүләк мәдәният йортында эшли башлаган чорга алып кайткандай булды...
Мәдәнияткә багышланган 37 ел гомер- бер карасаң күп тә кебек, икенче яктан карасаң – аз да кебек. Без Гыймазетдиновлар гаиләсе өчен (Нәзир Фәнир улы һәм мин – Дилбәр Булат кызы ) бу елларыбыз – олы юл, бәрәкәтле хезмәт юлы. Ул елларыбыз безнең өчен һәрберсе үзенчә кадерле Төрле мәшәкатьләре, күңелле мизгелләре белән тулы озын хезмәт юлы. Ул бүген генә уйлап утырганда, әле яңа гына кебек, “кичә генә” – беренче тапкыр, Республикабызның Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесын тәмамлаган яшь белгечләр булып Тукай районы Яңа Бүләк мәдәният йортына аяк баскан сыман идек, ә карсаң күпме гомер узган икән...
Без, нәкъ 37 ел элек 1987 елның 01 фералендә гүзәл табигатьле Яңа Бүләк авылының мәһабәт мәдәният йортында эшли башладык. Ә безне шушы авылга эшләргә килергә өндәүче ул чакта Тукай районы “Игенче” колхозы партоешма секретаре, соңыннан авыл Советы председателе булып эшләгән авылыбызның хөрмәтле кешесе Әүфәр Зәкиевич Вәлиев иде. Ул чакларны бары җылы хисләр белән генә искә алабыз без, ул вакытта “Игенче” колхозы рәисе бүгенге көндә мәрхүм Шамил Гыйләҗевич Гыймадиев безгә яшь гаилә, яшь “специалистлар”( бу сүз аның иң яраткан сүзе иде, урыны җәннәт түрләрендә булсын Шамил абыйның.)- белгечләр - дип безнең белән ике куллап күрешеп, 3 катлы йорттан квартира бирде, матур теләкләрен теләде, рәхмәт аларга. Ә инде мәдәният йортына аяк басканда иң беренче булып елмаеп –көлеп безнең каршыга чыккан ,җиңнәрен сызганып идән юып йөрүче Кифая апа Әхмәтҗанова килеп чыкты. Мәдәният йортында эшли башлау җиңелләрдән булды димәс идем мин, һәр эшнең җайлы ягы була, уңышсызлыгы да, көйсез чаклары да. Мәдәнияттә беренче адымнарыбызны атлаганда төпле киңәшләре белән, яхшы мөнәсәбәтләре белән ярдәм иткән хезмәттәшләребез Рәзинә апа Шакирова, Кифая апа һәм Закирҗан абый Әхмәтҗановларгә бик рәхмәтле без. Эшли башлаган мәлдә “Игенче” колхозы гөрләп эшләп ята иде, җитәкчеләр күп, партоешмасы да , авыл Советы да, райондагы җитәкчеләр дә безне хөрмәт иттеләр, ул чорларда фермаларда- кырларда да эшләдек, “Молния”- “Яшен” дип аталган плакатлар да чыгара идек, районкүләм смотр концертларына авылдагы һәрбер белгеч, хезмәткәр, мәктәп, балалар бакчасы , авыл советы хезмәткәрләре бердәм булып һәрбер чарада теләп катнаша иделәр. Күңелле яшәдек, рәхәт итеп эшләдек!
Ышанычларны акладык
Бу елларда без күпме кызыклы язмышлы кешеләр белән очраштык, күпме сәнгать сөйгән талантлы авылдашларыбыз, райондашларыбыз белән үзебезнең мәдәният йорты сәхнәсендә генә түгел, ә Республикабыз башкаласы Казанда, төрле районнарында, хәтта Мәскәүдә, Россия төбәкләрендә чыгыш ясарга туры килде безгә. Күләмле смотр концертлары була иде ул чакта, җитәкчеләр җыелышып әңгәмә барышында шул концертка алып баручы эзли башладылар, шул вакытта Рәзинә апа Шакированың әйткән сүзләре һаман күңелдә саклана: “Туктагыз әле, әллә каян кеше эзләп йөрмик әле без, әйдәгез менә Дилбәргә тапшырыйк бу эшне, яңа гына укып кайткан белгеч, “коеп куйган” алып баручы ” –дип хәтта мине дә шаккатырып куйган иде! Сценариен дә Рәзинә апа үзе язды, Нәзир белән миңа Яңа Бүләкнең үзендә һәм авыл Советына кергән тагын 3 авыл – Иске Теләнче, Бай Бүләк, Куктәк Мирсәит авылларында яшәүчеләр исемлеген биреп , кемнәрдә нинди төрле дәрәҗәле бүләкләр, мактау кәгазьләре бар, шуларны язып чыгарга кушты. Хәзерге вакытта инде мәрхүм булган якты күңелле , бик тыйнак Рәзинә апабызның алга карап уйлаучы, нәзакәтле хезмәткәр , бик акыллы ханым булуын мин бүген инде яхшы аңлыйм, ул бит шундый кызыклы тактика белән безне авыл халкы белән танышырга чыгарып җибәргән ич! «Барыгыз, йөрегез, танышыгыз!» – дип түгел, ә нинди матур кызыклы метод безне эшкә өйрәтүе булган ич Рәзинә апаның. Бер атналап шул авылларда Нәзир белән авылдашларыбызның һәрберсенең өенә кереп , язып, сөйләшеп чыктык без ул чакта, язмаларны Рәзинә апага тапшырдык, әлеге язмалар миндә һаман да саклана. Шулай итеп апрель башында булган смотр концертына хәтле без бөтен авыл кешесе белән танышып та чыктык. Әйтәм бит, тормышыбызда, хезмәтебездә искә алырлык матур да, кызыклы да мизгелләре күп булган безнең, кеше олыгайганда менә шундый матур искә төшерердәй истәлекләре булса чиксез бәхетле ич.
Остазыбыз булды
Безне иҗади хезмәт юлына туры юл күрсәтүче тагын бер танылган шәхес, кызганычка каршы мәрхүм ,танылган композитор , Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ренат абый Гобәйдуллины искә алмыйча һич мөмкин түгел. Ренат абый без эшли башлаганда Чаллы шәһәренең “КамАЗ” мәдәният сараенда “Сердәш” ансамблен җитәкли иде, төрле смотрларда, концертларда безгә килеп эчкерсез ярдәмен күрсәтә, төпле киңәш-табышларын безгә ирештерә иде. Искиткеч профессиональ кеше, могҗизалар тудыручы оста музыкант, бик тә кешелекле шәхес иде Ренат абый. Миңа концерт программасын төзегәндә ярдәм итә иде, Ренат абыйның ул вакытта безгә өйрәткән киңәшләрен әлеге көндә дә һәрдаим эшебездә кулланабыз. Ренат абый шул чакларда миңа яшь белгечкә “Менә һәрвакыт син нинди генә чарамы, бәйрәмме үткәргәндә, иң беренче килгән тамашачыга эчкерсез рәхмәт белдер һәм елмаеп каршы ал, елмаеп озат!”- дия иде ул. Югыйсә, бик гади сүзләр, шулай тиеш диярләр бар кеше дә, әмма бит яшь белгеч буларак ул чакларда безгә иң зур киңәш булган бу сүзләр. Аннан Ренат абыйның әлеге сүзләре дә колагымда һаман да яңгырап тора :” Һәрбер концертның башында һәм ахырында “яркий” номерлар булырга тиеш, шуны онытма.” Ренат абый Гобәйдуллин безнең мәдәни эшчәнлегебезнең 15, 20, 25 еллык юбилей концертларыбызга килеп, әле үзе белән җырчыларын да ияртеп, сәхнәләрдән безне мактап, изге теләкләрен әйтеп , тамашачыларыбызга матур җырлар бүләк итеп китәләр иде.
Дилбәр Гыймазетдинова, Яңа Бүләк мәдәният йорты директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев