Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Илгина Дәүләтова финалда!

Илгина Газинур кызы Кече Шилнә авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта, ул «Авыл укытучысы» номинациясендә катнаша.

«Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе – 2025» бәйгесенең икенче туры тәмамланды. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакцияләре, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырылган «Авыл укытучысы – 2025» һөнәри бәйгесенең II туры нәтиҗәләре билгеле булды. Анда катнашу хокукын 10 укытучы һәм 4 тәрбияче яулап алды. Быел бәйгегә барлыгы 100 дән артык эш кабул ителгән.

Шул эшләр арасыннан безнең мәктәп укытучысы Илгина Дәүләтова финалга үтте.
Илгина Газинур кызы Кече Шилнә авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта, ул «Авыл укытучысы» номинациясендә катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев