Яңалыклар

Ильбухтинода йорт һәм сарай янды

Ильбухтино авылында чыккан янгында торак йорт һәм сарай тулысынча янып бетте. Бәхеткә, күрше ихаталарга зыян килмәде. 

Йорт яну турындагы хәбәрне янгын сүндерүчеләр төнге сәгать 3 тулгач алалар. Хуҗалар – 58 яшьлек ир-ат һәм аның белән бергә яшәүче хатын-кыз мичне кабызып йоклап китәләр. Гомерләре булгандыр, төтен исеннән уянып китәләр һәм ишегалдына чыгалар. Үзләренә зыян килми, ә менә йортны саклап калып булмый. 


Нет комментариев