Ике педагог – тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәрләр
Агымдагы елның 4 мартыннан 25 сентябренә кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы «Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» дип аталган грант игълан иткән иде. Бәйгегә 42 муниципаль районнан 400дән артык гариза кергән. Төрле номинацияләрдә 250 педагог җиңүгә иреште һәм 50шәр мең сумлык грантка лаек булды, дип хәбәр...
Агымдагы елның 4 мартыннан 25 сентябренә кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы «Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» дип аталган грант игълан иткән иде. Бәйгегә 42 муниципаль районнан 400дән артык гариза кергән. Төрле номинацияләрдә 250 педагог җиңүгә иреште һәм 50шәр мең сумлык грантка лаек булды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Номинация җиңүчеләре арасында районның да ике мәгариф хезмәткәре бар. Алар - мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Алена Мохото һәм Круглое Поле урта мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Надежда Гуфранова.
Фотода Надежда Гурфанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев