Яңалыклар
Ике көн дәвамында һава торышы бозыла
Татарстан синоптиклары 8 декабрь киченә кадәр һава торышының сизелерлек бозылуын хәбәр итә. Төгәлрәк әйткәндә, начар һава шартлары 8 декабрьнең 18:00 сәгатенә кадәр дәвам итәчәк.
7-8 декабрьдә республика районнарда һәм аның башкаласы Казанда көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-20, 7 декабрь көндез һәм 8 декабрьгә каршы төндә...
Татарстан синоптиклары 8 декабрь киченә кадәр һава торышының сизелерлек бозылуын хәбәр итә. Төгәлрәк әйткәндә, начар һава шартлары 8 декабрьнең 18:00 сәгатенә кадәр дәвам итәчәк.
7-8 декабрьдә республика районнарда һәм аның башкаласы Казанда көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-20, 7 декабрь көндез һәм 8 декабрьгә каршы төндә 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Яңгыр һәм пыскак яңгыр ява. 8 декабрьдә юеш кар һәм кар явар, дип фаразланыла.
8 декабрьдә шулай ук буран чыгачак, күз күреме 1000 метрга кадәр кими.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51775-ike-kөn-dәvamyinda-һava-toryishyi-bozyila.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев