Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике кешегә бер литр

Быел гыйнварда исерек килеш йөргән өчен 10 тәүлек утырып чыгып, «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче Владимир К. (исеме үзгәртелгән), сабак алмыйча, исерек килеш янәдән руль артына утыра. Хатыны өйдә булмаган чакта «Жигули» ачкычын алып, 4 майда Владимир, зиратка барып, туганнарының каберләрен чистартырга карар итә. Ярдәмгә үзе белән иптәшен ала. Яхшы гына эшләгәннән соң, ир-атлар өйләренә кайтып китәләр, ә юлда кибеткә кереп, аракы сатып алалар. Шул рәвешле Владимир К. коллегасына «рәхмәт әйтергә» уйлый.

– Бәйрәм алдыннан булды бу эш, руль артында зиратка дустым барган иде. Без аның өендә утырып алдык, икебезгә ике ярты аракы эчтек. Мәгәрич куярга тиештер бит инде мин аңа?! Аракы хәтта «сеңәргә» өлгермәде, мин өйгә кайтыр өчен руль артына утырдым. Өй юл аша гына бит! Ләкин шул арада мине гаишниклар тоткарлады, – дип акланды Владимир судта.

Ир-атның беркайчан да машина йөртү таныклыгы булмавы ачыкланган. Ул автомәк тәптә укыган, тик им тиханнарны тапшыра алмаган.

Дәүләт гаепләүчесе гаепләнүчегә 200 сәгать кә мәҗбүри эш рә вешендә җәза билгеләүне, транспорт чаралары белән ида рә итү белән бәйле эшчән лек белән 2 елга шөгыль ләнү хокукыннан мәхрүм итүне сорый.

Хәзер Владимир К. суд карары буенча 200 сәгать мәҗбүри эш башкарырга тиеш. Ә руль артына утырып, чын шофер булу хыялы белән 2 елга хушлашып то рырга туры киләчәк.

Судтан соң без Владимир К. белән сөйлә шеп алдык. Ул Тукай районында ике ел яшәвен, гаиләсе белән каенатасын карарга күченүен хәбәр итте. Ул безнең районны ярата, коючы булып эшли, хезмәт хакы бик яхшы, хатыны белән дүртенче сыйныфта укучы кызын тәрбиялиләр. Владимир рульгә бүтән утырмаска вәгъдә итә, бигрәк тә исерек хәлдә. Ул булган хәлдән сабак алыр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев