Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар үзәгендә – җәяүлеләр

10 августтан 23енә кадәр район территориясендә «Җәяүле» дигән профилактик чара игълан ителә. Бу чорда җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләре, тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булуы, машина йөртүчеләрнең аларга юл бирүләре махсус контрольдә булачак, җәяүле кичүләренең торышы тикшереләчәк.

Республикада җиде ай эчендә җәяүлеләр катнашындагы аварияләрдә 35 кешенең гомере өзелгән. Бу – юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләрнең 24,5 проценты. Шуңа өстәп, быел июль аенда үлүчеләр саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 33,3 процентка арткан. Фаҗигале очраклар, нигездә, тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. Һәлакәткә юлыккан җәяүлеләрнең күбесендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев