Игенчеләргә ярдәм
Вирусның һава-тамчы юлы белән таралуын кисәтүдә медицина битлекләре куллануның нәтиҗәсе бар, ди белгечләр. Тик менә ул битлекләрне табуы кыен хәзер. Аптекаларда күптәннән күренми инде алар. Хәтта кайбер сәнәгать предприятиеләрен, эре ательеларны битлекләр тегүгә күчерсәләр дә, кытлык саклана. Ә урамда, эш урыннарында битлек киеп йөрергә кирәк.
Новотроицкое авыл җирлеге башлыгы Римма Волкова авыл хезмәтчәннәренең, бигрәк тә басуда эшләүче игенчеләрнең саклану битлекләре булмавына игътибар итә. Һәм шушы хакта Суровка авылының территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Резеда Шмелева белән киңәшләшергә була. Сүз фильтрлы респиратор кебек саклану чаралары түгел, ә марлядан яисә тукымадан тегелгән гади битлекләр турында бара. Әлеге кыенлыктан чыгу юлын Резеда исә эшкә үз куллары белән тотынуда күрә. Аның тегү осталыгы һәм тәҗрибәсе бар. Шулай булгач, нигә алынмаска бу эшкә? Резеда социаль челтәрләрдә Тукай районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать белән дә чыга. «Районыбызда мәрхәмәтле кешеләр күп. Әйдәгез, бергәләп авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ярдәм итик. Алар хәзер алгы сызыкта – язгы чәчүдә. Иген игүчеләрнең тырыш хезмәте белән азык-төлек иминлегебез тәэмин ителә, өстәлләребездән ризык өзелми. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр сәламәт булсын дисәк, алар өчен битлекләр тегәргә алыныйк. Битлек тегү өчен күп вакыт та, көч тә кирәкми. Бергәләп алынсак, кыенлыкларны җиңәрбез», – дип яза ул.
– Битлек өлгеләрен үзем эшләдем, – ди тегүче ханым. – Кайбер элементларын интернеттан да карадым. Аны тегүнең дә җае бар. Беренчедән, яссы булмасын, урта өлештә бөреп, сырлар калдырыла. Шул бушлык аша һава иркен йөри. Битлек ияктән алып, борынны тулысынча капларга тиеш, күз тирәсе генә ачык кала. Аның өчен табигый, ягъни киҗе-мамык, киндер тукыма, бәз алына, чөнки калын синтетик материал аша сулыш алу кыенлаша. Ясалма тукыма тиз пычрана да. Битлекне төрле калынлыкта, төрле зурлыкта итеп кисәргә һәм тегәргә була. Ике, өч катлыларны, басуда эшләүчеләр өчен булгач, биш катлыларны да тегәм. Әзер булгач, юып кайнар үтүк белән бастырам һәм пакетларга салып куям. Даруханәдә сатылган битлекләрне ике-өч сәгатьтән яңага алмаштырырга кирәк, диләр бит. Тукымадан тегелгәннәрен өч сәгать саен юып, ике яктан да яхшылап үтүкләргә кирәк.
Резеда Шмелева авыл җирлеге башлыгына 40 битлек тегеп тапшырган инде. Аларны «Кама» агрофирмасы игенчеләренә таратканнар. Тегүче ханым үтенеч белән килүчеләрнең берсен дә кире бормый.
Тын юллары, вируслы чирләр белән авыручылар күп булган вакытта битлекне бөтен кешегә дә кияргә киңәш ителә. Белгечләр битлекне профилактика чарасы сыйфатында йөз процент сакламый, диләр. Ләкин яңа гына авырып китүчеләр, тирә-юньдәге кешеләргә вирус йоктырмас өчен, аны кияргә тиешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев