Игенче фермерлары: «Иң мөһиме – үз эшеңне ярату»
Евгений һәм Светлана Зайцевлар шәһәрне ташлап, авылда бытбылдык үрчетәләр. Хәзер аларның фермаларында мең баштан артык кошкорт исәпләнә.
Без Зайцевларга иртә таңнан ук юл тоттык. Эше күп булуга карамастан, Светлана Ивановна безгә бөтен хуҗалыкны күрсәтеп кенә калмады, хәтта үз продукциясе белән дә сыйлады. Безнең килүгә беркем дә алдан әзерләнмәде, ләкин билгеләп үтик, бөтен җирдә дә тел-теш тидермәслек чисталык хөкем сөрә иде. Нәни чебешләр чыга башлаган инкубатордан бер генә ят ис әсәре дә юк иде, ыслау өчен рәшәткәләр, җайланмалар ялт иткәнче чистартылган. Җәйге кухняның түшәме дә агартылып, якты булып тора.
Барысына да ничек өлгерәләр икән соң хуҗа кешеләр? Кайдан көч алалар? Эш башлаучы эшмәкәрләр уңышының сере нәрсәдә? Бу һәм башка сораулар белән без Светлана Ивановнаның үзенә мөрәҗәгать иттек.
– Авылга күптән күчеп килдегезме? Мондый адымга нәрсә йогынты ясады? Шәһәр тормышын сагынмыйсызмы?
– Игенчегә моннан дүрт ел элек күчеп килдек. Әлбәттә, куркулар булды. Халык безне ничек кабул итәр дип борчылдык. Мин белорус, ирем урыс милләтеннән, икебез дә татар телен белмибез. Ә авылда нигездә, туган телләрендә сөйләшүче өлкән яшьтәге кешеләр яши. Ләкин беләсезме, бер-береңне аңлау өчен тел түгел, ә кешеләр белән тату яши белү кирәк икән. Игенчедә бик тырыш, әйбәт кешеләр яши. Башта без алардан һәммәсе турында сорашып-белештек, хәзер инде алар бездән кош үстерү серләренә төшенәләр. Шушы авылда йорт сатып алуыбызга бер көн дә үкенмәдек. Куанып туя алмыйбыз. Ә бит йортны без очраклы рәвештә генә сатып алдык. Белдерүне күреп, йортны карап чыктык та, алырга булдык. Яши башлагач кына йортыбыз артында каен җиләге үсүен, ә безнең ишегалдындагы чыршылар астында бер кәрҗин майлы гөмбә җыярга мөмкин икәнен ачыкладык. Без барыбыз да кайчандыр авылдан чыккан кешеләр бит. Гомер үтү белән ул барыбер үзенә тарта, тик авыл җиренә кайткач ялкауланырга ярамый. Балачакта мин авылга әбием янына кайта идем. Ул Брест янында яши иде. Анда тавыкларын да, дуңгызларын да, башка хайваннарны да асрады әбием…
– Менә өч ел инде сез бытбылдык үрчетәсез. Ни өчен нәкъ менә бу кошларга күз салдыгыз?
– Бройлер чебиләре, үрдәкләр тотабыз, ә бытбылдыклар үзләренең файдалы продукциясе һәм тиз өлгерүе белән кызыктырды. Кош үрчеткәнче аларны асрау тәҗрибәбез булмагач, без интернетка ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Анда безнең игътибарны бу кечкенә кошлар да җәлеп итте. Казандагы кош үрчетүчеләрдән 50 чеби, брудер һәм читлек сатып алырга булдык. Кошның итен шундук ошаттык. Барыбыздан да бигрәк аны оныгыбыз яратты. Өч яшьлек чагында пешкән бытбылдык йомыркаларын да, йомырка табәсен дә исе китеп ашый иде. Вакыт үтү белән илле кошның безнең гаилә өчен бик аз булуын аңладык. Атааналарны да сыйларга, балаларга да җибәрергә, сораган танышларына да сатарга кирәк. Кошларны үрчетүгә калдырып, баш санын арттырырга булдык. Ә брудерлар һәм читлекләрне ирем үз куллары белән ясады. Брудерлар – чебиләр өчен даими температура һәм климат саклана торган тоту урыннары, без аларны яслә дип атыйбыз.
– Барысына да үзегез төшенгәнегез булып чыга. Әллә, шулай да укытучыларыгыз да бар идеме?
– Бытбылдык үрчетү буенча түләүле курслар үттек. Мин кич буе компьютер, махсус әдәбият артында утырдым. Дәфтәрләр ачтым, анда минем «нәниләрем» артыннан күзәтүләремне яза башладым. «Күзләр курка, ә куллар эшли», – диләр халык телендә. Без дә шулай – бытбылдыклар тоту фәнен үзләштердек. Иң мөһиме – үзең шөгыльләнгән эшне ярату, табыш, файда эзләү түгел, ә бөтен җаныңны, энергияңне салу. Хәзер алардан башка ничек булуымны күз алдына да китерә алмыйм.
– Бытбылдыклар гомергомергә көйсезрәк кош булып саналган. Шулаймы? Кошны ничек үстерәсез?
– Мин аларны көйсез димәс идем. Теләсә нинди терлек тә карау, игътибар таләп итә бит. 50 чеби белән тәҗрибә уңышлы булгач, без илһамландык, башта кечкенә, аннары зур инкубатор сатып алдык. Ә сезнең аягыгыз җиңел – бүген аларның йомыркадан чыгу көне. Әнә берсе йомырканы чукып чыгып килә, икенчесе дә якты дөньяга килергә ашыга. Чебиләр йомыркадан 17 нче тәүлеккә чыга. Аннары аларны брудерга, соңыннан читлекләргә урнаштырабыз. 39-45 көнлек булгач кош оялый башлый. Бу вакытта кошларны утыртабыз. Сүз уңаеннан, ир җенесле кошлар бик нык кычкыра. Кош бик кечкенә булса да, мәшәкате күп. Әмма фермага керсәм – бар аруларымны онытам. Үземә һәм башкаларга куелган бердәнбер таләп – камил чисталык булырга тиеш. Аннары, кошлар янына инфекция үтеп керүдән саклый торган махсус костюм булганда гына керергә мөмкин.
– Ә бытбылдыкларга нәрсә ашатасыз? Аларның рационында нәрсә бар?
– Безнең бытбылдыклар эре заводта җитештерелә торган махсус катнаш азык белән туклана. Мин ашату мәсьәләсен озак өйрәндем, әлегә кадәр башка кош-корт җитештерүчеләрнең тәҗрибәсе белән кызыксындым. Бытбылдык азыгында һичшиксез тиешле күләмдә протеин булырга тиеш. Старт өчен – 28 процент, ә бераз үсеп җиткәч – 24 тән дә ким түгел. Менә кайберәүләр кошчылык чатларында эко азык җитештерәбез, бөртекләрне үзләре ваклыйлар, дип язалар. Ләкин алар бодайны, кукурузны кайдан алалар? Кайда үскән ул? Аны нинди «химия» белән ашлаганнар икән? Моңа җавап бирә алмыйлар. Үзенең абруе өчен борчыла торган заводта җитештерелгән катнаш азык, килгән ашлыкны тикшерә торган махсус лабораторияләр бар. Завод үз продукциясе өчен җаваплы. Шуңа күрә нәтиҗәләр дә сөендерә. Кемдәдер кош оча алмый, кемдәдер каурыйларын югалта, авырый. Без зарланмыйбыз. Ахыргы нәтиҗә кошларның туклануына бәйле, шуңа күрә азыкны һәм ветеринария процедураларын экономияләргә кирәкми. Без ана көтүен сатып алынган витаминнар белән сыйлыйбыз, җәй көне рационга тузганак, кычыткан кертәбез.
– Бытбылдык күп ашыймы?
– Норма буенча тәүлегенә 40 грамм. Ләкин хәзер кошны чамалап ашатабыз. Ана көтүе ике сәгать «ач» тора – шулай кирәк. Ә менә яшь терлекнең җимлеге һәрвакыт тулы булырга тиеш.
– Үрчү ягыннан кош үзен ничек тота? Тавыкларның гаилә башлыгы кебек әтәч бармы? Гомер озынлыгы күпме?
– Юк, алай түгел (Ред. көлә). Андый иерархия юк. Бер бытбылдыкка икешәр «егет» тотабыз. Йомырка салучылар бер-ике ел яшәргә, аннары үз үлеме белән үләргә мөмкин. Ләкин без бытбылдыкларны гади йомыркага тотмыйбыз – бары тик инкубацион йомыркага гына, аннан чеби чыгарырга мөмкин. Шул ук вакытта көтүне даими алыштырабыз. Шуңа күрә бытбылдыклар безнең фермада уртача 8 ай яши. Шуңа күрә бөтен кош 6 күзәнәккә, үзенә күрә конвейерга бүленгән.
– Фермада даими температураны ничек саклыйсыз, йомырка туңмаска тиеш бит?
– Температура 18-23 градус булырга тиеш. Кышын без бинаны инфракызыл мич ярдәмендә билгеле бер температурага кадәр җылытабыз, ә җәй көне вентиляторлар куябыз. Монда артык җылылык кирәкми. Бик эссе көннәрдә салкын су белән ферма идәннәрен дә юам.
– Сугым, ит әзерләү белән кемнәр шөгыльләнә? Кошны каурыйларыннан чистарту кыенмы?
– Әлеге эшләрнең һәммәсе белән дә нигездә үзем шөгыльләнәм. Кошны каурый-мамыктан чистарту өчен 10 башка исәпләнгән махсус машина кулланам. Иң авыры – кошны эчке әгъзаләреннән арындыру. Аннары бармаклар сызлый, яшермим. Ләкин, бу эшне беркемгә дә ышанып тапшыра алмыйм – эшнең тиешенчә, чиста башкарылуын яратам.
– Түшкәләрдән нәрсә әзерлисез? Йомырка сатыламы?
йнар ысул белән дә ыслыйбыз. Моның өчен кыйммәтле ыслау җиһазын сатып алып, зур җәйге кухня төзедек. Моннан тыш мин консервлар әзерлим. Ярты литрлы тушенка банкасына ике түшкә кирәк. Шул ук вакытта ите күп булган өлешен генә кулланам, калганы – ашка китә. Сатуга килгәндә, моның белән проблемалар юк. Шәһәргә якын яшәү үзен сиздерә, йомырка да искереп ятмый. Һәр товарга үз сатып алучысы бар, ә сыйфатлы, яңа эшләнгән һәм файдалы продуктлар һәрвакыт бәядә. Кайвакыт хәтта зур булмаган чират та барлыкка килә. Яңа елга инде заказлар ясадылар.
– Зайцевлар гаиләсе нинди планнар белән яши? Һәммәсенә ничек өлгерәсез?
– Юк-юк! Өлгермим... Башта да, хәзер дә бытбылдыкларны кайгыртабыз. Җитештерүне киңәйтергә, яңа кошлар йорты төзергә кирәк. Эш башлаучы фермерларга грант ярдәме барлыгын беләбез. Конкурста катнашырга телибез, моның өчен бизнес-план әзерләячәкбез.
– Районга күченү тормышыгызны нык үзгәрттеме?
– Бик үзгәртте. Мин бер ай элек тулысынча фермерлыкка бирелү өчен күп еллар багышлаган эшемнән киттем. Төзелеш фирмасыннан коллегалар әлегә кадәр мин алар янына кайтырмын дип ышаналар. Ләкин минем фикерләрем бөтенләй башка, ниятләрем башка. Минем тормышым баерак, кызыклырак хәзер, мин бит көн саен күп яңалыклар беләм. «Света, синдә беркайчан да Альцгеймер авыруы булмаячак», – ди ирем. Чыннан да, минем башымда үз гәүдәләнешен табарга тиешле фикерләр, уйлар, идеяләр шулкадәр күп. Менә шушы көннәрдә генә герман кошын сатып алдык, кошны яңарту белән шөгыльләнәчәкбез. Авылда эшләү миңа ихлас ошый. Күрәсең, бу минем язмыш белән бирелгән эшемдер.
– Әңгәмәбез өчен зур рәхмәт, Светлана Ивановна! Сезгә барлык башлангычларыгызда да уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев