Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Игелекле эштән читтә калмыйк

Казаклар авылы зиратында өмә уздырылды 4 ел элек әлеге традициягә нигез салучылар - авыл мулласы Зәки Ризатдинов һәм Фәнис Абдуллин бу елны да Казаклар авылының зиратында өмә уздырдылар. Өмәгә килүчеләр арасында шушы авылда туып-үскән, ата-бабаларын шушы зиратта җир-анабыз куенына иңдергән кешеләр байтак иде. Әйтик, Рәфкать Әхмәтшин, Камил Шәрәфетдинов, Назыйф Хөснетдинов,...

Казаклар авылы зиратында өмә уздырылды

4 ел элек әлеге традициягә нигез салучылар - авыл мулласы Зәки Ризатдинов һәм Фәнис Абдуллин бу елны да Казаклар авылының зиратында өмә уздырдылар.

Өмәгә килүчеләр арасында шушы авылда туып-үскән, ата-бабаларын шушы зиратта җир-анабыз куенына иңдергән кешеләр байтак иде. Әйтик, Рәфкать Әхмәтшин, Камил Шәрәфетдинов, Назыйф Хөснетдинов, Фәнир Шәйдуллин, Фәнис Сәхапов, Ринат Гарипов, Назыйф Әхмәтшин, Радик Ямалов, Мөдәсир Мингазетдинов, Зөфәр Салихов, Илгиз Закиров, Яскәр Хәмәтҗанов, Вәсил Садыйков, Әбүзәр Шәмсетдиновлар өмәдә актив катнаштылар. Саваплы эштән авыл яшьләре дә читтә калмады.

Төшкә кадәр зират чүп-чардан, коелган яфраклардан чистартылды һәм анда булган корыган, ауган агачлар киселде.

- Өмәдә барысы да тырышып эшләде. Зират өсте киңәеп, яктырып калды. Өмәдә катнашучыларга бик рәхмәтлемен. Әлеге традициягә кергән изге эш киләчәктә дә дәвамлы булсын иде, - диде Казаклар авылы мулласы Зәки Ризатдинов.

- Адәм баласының соңгы йорты - зират. Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да җыештырылган булырга тиеш. Изге эш кылуыбызны дәвамлы итик, саваплы эштән читтә калмыйк, - диде Фәнис Абдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев