Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игелекле эш башкаручылар

Беренче карашка гади генә күренгән маскировка челтәрләре сугышчылар тормышында зур роль уйный. Шуңа да районыбызда бу эш белән шөгыльләнүчеләр артканнан арта һәм махсус хәрбия операция барган зонага төргәк-төргәк маскировка челтәрләре һәм башка сугыш кирәк-яраклары даими рәвештә җибәрелеп тора.

Кече Шилнә авыл җирлеге хатын-кызлары Бөек Җиңү көненә йөз маскир овка челтәрен үреп рулонга төреп гуманитар ярдәм үзәгенә җибәрделәр. Волонтерлар атнаның биш көнендә үзәккә җыелып маскировка челтәре үрәләр.

Изге эшкә бердәм кушылдылар

Районыбызның җиде авыл халкын волонтерлык эшенә җәлеп итүче – Челнысети Инициатив төркемен оештыручы Наилә Шайхразыевна Гудовских бу хакта болай дип сөйли: «“Инсаит” Сәүдә үзәге җитәкчелеге бушлай 200 квадрат метр мәйданда урын бирде. 2023 нче елның 16 нчы гыйнварыннан маскировка челтәрләре үрү, маскировкалау костюмнары, яңгырдан саклану өчен махсус плащлар, госпитальләр өчен мендәр һәм валиклар, пилотсыз очучы аппаратлар пульты өчен муфталар, блиндаж шәмнәре, коры душ ясыйбыз һәм гуманитар ярдәм оештырабыз. Бу – зур ярдәм.

Яр Чаллыда алда әйтеп үтелгән үзәктә башланган волонтерлык эшенә Кече Шилнә авыл җирлеге хатынкызлары беренчеләрдән кушылды. Алар авылдагы “Родина” мәдәният йортына килеп маскировка челтәре үрәләр. Аннары Калмаштан хатын-кызлар Кече Шилнәгә килеп маскировка челтәре үрү серләренә төшенделәр. Кыскасы, волонтерлык төркеменә: Олы Шилнә, Күзкәй, Югары Байлар, Боерган авыллары һәм Яңа поселогы халкы кушылды. “Инсаит”, Минзәлә районының Олы Тәкермән авылы һәм Тукай районы авыллары – барысы бергә тугыз волонтерлык үзәгендә хәрбиләр өчен кирәк булган әйберләр ясала, тегелә һәм үрелә. Менә шул рәвешле игелекле эшкә бердәм кушылдылар. Шунысын да әйтәсем килә маскировка челтәрләре үрүчеләрнең күпчелеге – пенсионерлар, хәтта ки өлкән яшьтәге хатын-кызлар, бирегә йөри. Алар шимбә-якшәмбедән кала, эшкә йөргән сыман үзәккә киләләр. Яңа һөнәргә тырышып өйрәнделәр. Кулларыннан килмәгән эш юк. Дөресен генә әйткәндә, маскировка челтәрен үрү җиңел түгел ул. Волонтерлар сугышчыларга ярдәм булсын дип, һич авырсынмыйча шушында – “Родина” мәдәният йортына киләләр. Ихлас булганга кулларыннан эш килә дип уйлыйм.

Кече Шилнә авылында инвалидлар һәм пенсионерлар оешмасы җитәкчесе Тәнвирә Василовна Герасимова җирлектә яшәүче хатын-кызларны шушы игелекле эшкә тартты. Булдыклы җитәкче, яхшы оештыручы дип әйтер идем», – ди Наилә Шайхразыевна Гудовских.

Күмәк көч – күл күчерер

«Маскировка челтәрләре – хәрби хәрәкәтләр барган зонада кулланыла торган иң кирәкле әйберләрнең берсе. Маскировка челтәрләре сугышчыларыбызны, хәрби коралларны һәм техниканы, башка мөһим объектларны маскировкалау өчен кулланыла. Дөрес итеп ясалган челтәрләр пилотсыз камералардан һәм каршы якның (дошманның) башка күзәтү һәм разведка системаларыннан яшереп хәрбиләребезнең гомерен саклап кала.

Сания Цыганова – Кече Шилнәдә волонтерлык эшенә кураторлык итә. Ул – җаваплы, булдыклы оештыручы. Валентина Крапивина, Зәйнәп Диндарова, Галина Ерохина, Галина Шестакова, Галина Максимова, Диләрә Каюмова, Альфира Султеева, Айсылу Шәрәфуллина, Анна Ребгун, Татьяна Старостенко һәм иң өлкән волонтерыбыз – сиксән өч яшьлек Тамара Курценко, солдат анасы Люция Галиева – иң актив, тырыш волонтерлар. Махсус хәрби операциягә мобилизация башлангач та безнең җирлектә хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю оештырылды. Наилә Шайхразыевнаның Кече Шилнә халкын маскировка челтәре үрү эшенә җәлеп итүе яхшы булды. Хатын-кызлар аның тәкъдимен күтәреп алдылар һәм эш серләренә төшенделәр», – ди Тәнвирә Герасимова авылдашлары белән горурланып.

Кече Шилнәдән махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән ир-егет – “Череп” позывнойлы сугышчы вакытлыча ялга кайткан. Ул волонтерлар янына ашкынып килүен белдерде. Хатынкызлар сугышчыны якты йөз белән каршы алды. Батыр сугышчы хөрмәтенә ханымнар табын әзерләгәннәр. Һәммәсенең солдат белән аралашасы, хөрмәт күрсәтәсе килә. Ә солдат исә, тыйнак кына: «Менә, авыл җирлегенә якташым, сугышчан дустым белән икебезне зурлап хәрби часть командиры “Рәхмәт хаты” җибәрде», – диде һәм дәүләт гербы төшерелгән мөһер сугылган хатны якташларына тапшырды.

Районыбызда МХО зонасындагы хәрбиләргә, Россия солдатларына төрле дәрәҗәдә ярдәм итү оештырылган. Бу – рухи яктан аларны хуплау дисеңме, посылкалар белән аларны сөендерү дисеңме, сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итеп тору дисеңме... Бергә булганда, бердәм булганда авырлыкларины җиңәргә була. Моны халкыбыз үткәндәге данлы һәм шанлы тарихыбыз буенча да белә һәм шуңа да тырышып игелекле эшләрен кыла.

«Күңел кушуы буенча шушы эшләрне башкарабыз. Сугышчылар җиңү белән туган якларына, газиз кешеләре янына кайтсыннар дип кулдан килгәнчә кирәкле әйберләр белән тәэмин итәргә тырышабыз. Биредә үткән вакыт – гомернең файдалы мизгелләре. Туган ил иминлеген саклаучы, яклаучы солдатларга саулыксәламәтлек, рухи ныклык телибез!» – ди изге күңелле волонтерлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев